12 нче эшчәнлек
Шөгыль:
12
Информация
Ай:
Гыйнвар
Бурычлар
Үстерү бурычы: балаларны күнегүләрне эшләгәндә тирән итеп борын белән сулышны алырга һәм җиңелчә чыгарырга күнектерү.
Тәрбия бурычы: күнегүләрне эшләгәндә хәрәкәтчәнлек һәм җитезлек тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балык ризыкларының файдасы турында аңлату; балаларны дуга астыннан кулны идәнгә тидермичә иелеп чыгарга күнектерү.
Җиһазлар: дуга, такта

Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
«Кар каруселе» уен күнегүе. Кар бабай (чыршы) тирәли йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
Чаңгыларда күнегүләр ясау:
1. «Пружинка». Чаңгы кигән килеш, чүгәләп алу.
2. «Җилпәзә». Чаңгы кигән килеш уңга (сулга) борылу, кулларны чәбәкләп алу.
3. Мәйданчык буйлап чаңгы юлыннан шуулы адым белән йөрү.
III. Ә син беләсеңме?
«Кышкы киемнәр». Тәрбияче балаларга кыш көне ничек дөрес киенергә икәнлеген искәртә.
Режим вакытында тыңлау: А.Алиш «Куян кызы». http://tatarmultfilm.ru/cartoons
IV. Йомгаклау өлеше. Бер-береңне чанада шудырту.