1 нче атна. Куллар белән, идәнгә таянмыйча, шуышып керү: (биеклеге 40–50 см) «тычканнар оядан чыкты», көчек балалары койма астына керде; такта буйлап йөрү (15–20 киңлектә); тупны бер-береңә туры юнәлештә тәгәрәтү; кыршау аша сикерү. Йөгерү һәм сикерү белән хәрәкәтле уеннар.

Хәрәкәтле уеннар: «Әтәчле», «Төлке һәм тавыклар» һ.б.

2 нче атна. Тактада буенча йөрү, эскәмиядән сикерү, урында сикерү. Туплар белән-тупны капкага тәгәрәтү; туры юнәлештә, әйберләр тирәсендә (кеглиләр, шакмаклар, урындыклар).

Хәрәкәтле уеннар: «Маэмай», «Капкалы».»Аю баласы» һ.б.

3 нче атна. Алга таба сикерү; эскәмиядән сикерү; предметлар тирәли сикерү. Туп белән уен күнегүләре (предметлар арасыннан, предметлар тирәли).

Хәрәкәтле уеннар: «Үз төсеңне тап», «Түмгәктән түмгәккә» һ.б.

4 нче атна. Тупны ике сызык арасында тәгәрәтү, капкага кертү, куллар белән идәнгә таянмыйча, берәр әйбер астына шуышып керү («песиләр», «чебиләр»).

Хәрәкәтле уеннар: ««Куянкай», «Маэмай», «Бакалар һәм күбәләкләр» һ.б.