I. Кереш өлеш. Боҗралардан ясалган түгәрәк буенча йөрү һәм йөгерү, туктап, икенче якка йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, боҗра уң кулда. Кулларны яннан өскә күтәрү, боҗраны сул кулга күчерү. Кулларны яннан аска төшерү. Кулларны яннан өскә күтәреп, боҗраны уң кулга күчеру. Кулларны ян-яктан аска төшерү.

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, боҗра тоткан кул күкрәк турысында. Чүгәләп, боҗра тоткан кулларны туры итеп алга сузу. Тураю һәм башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – тезләнү, боҗраны уң кулда тоту. Уң якка борылып, боҗраны уң аяк алдына кую, тураеп басу. Уңга борылып, боҗраны алу, башлангыч торышка кайту. Шулай ук сул якка башкару (3 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар ирекле, боҗра идәндә. Аның тирәли ике аякта ян-якка сикерү. Сикерү арасында аз гына тыналыш ясау (2 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. «Тигезлекне сакла, егылма!» хәрәкәтле уены. Тәрбияче зал буенча баулардан бер-берсенә параллель рәвештә ике юл куя, баулар арасы – 20 см. Балалар ике колоннага тезеләләр. Тәрбияче күнегүләрне күрсәтә һәм аңлата. Балалар башны һәм арканы туры тотып, кулны билгә куеп баулар аша уң һәм сул аякларны чиратлашып, бауларга басмыйча атлыйлар. Күнегүне 2–3 тапкыр кабатлау.

2.2 «Тумгәктән-түмгәккә» хәрәкәтле уены.

3. «Үз төсеңне тап» хәрәкәтле уены.

Балаларга 3–4 төстәге флаглар таратыла. Кайберләренә – яшел, икенчеләренә кызыл (сары, зәңгәр) флаглар туры килә. Яшел флаг тоткан балалар – бүлмәнең бер почмагына, кызыл флаглылары икенче почмакка барып басалар. Әлеге почмакларга балалардагы флаглар төсендәге флаглар куела. Тәрбияченең «Әйдәгез, уйнап алыйк!» дигән сүзләреннән соң балалар бүлмә буйлап төрле юнәлештә йөри башлыйлар (төркем булып та, берәмләп тә йөрергә мөмкин). «Өйләрегезгә кайтыгыз!» дигән сүзләрдән соң балалар кулларындагы флаг төсендәге флаг янына җыелалар.

Бу уенны катлауландырып (мәсәлән, уен барышында почмаклардагы флагларның урыннарын алыштырып һ.б.) уртанчылар һәм зурлар төркемнәрендә дә уйнарга мөмкин.

Йомгаклау өлеше.

Берәрләп колоннада атлап йөрү.