Төп хәрәкәтләр:

Тигезлекне саклауга күнегү. «Тигезлекне сакла, егылма!» хәрәкәтле уены. Тәрбияче зал буенча баулардан бер-берсенә параллель рәвештә ике юл куя, баулар арасы – 20 см. Балалар ике колоннага тезеләләр. Тәрбияче күнегүләрне күрсәтә һәм аңлата. Балалар башны һәм арканы туры тотып, кулны билгә куеп баулар аша уң һәм сул аякларны чиратлашып, бауларга басмыйча атлыйлар. Күнегүне 2–3 тапкыр кабатлау.