I. Кереш өлеш.

Колоннада йөрү. Тәрбияченең «тычканнар» сигналына вак адымнар белән йөрү һәм гадәти адым белән йөрү чиратлаштыру. «Атлар» сигналына тезләрне югары күтәреп йөгерү һәм гадәти йөгерүгә күчү. Йөрү һәм йөгерүне чиратлаштыру.

II. Төп өлеш.

1. Кыршау белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә,кыршауны тоткан куллар аста. Кыршауны тоткан кулларны өскә күтәрү, аска төшерү. башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кыршау ике кулда күкрәк турысында. Чүгәләп, кыршауны алга сузу. Торып, тураерга һәм башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – утырып, аякларны җәю. Кыршауны аста тоту. Алга иелеп, кыршауны идәнгә параллель рәвештә тидерү. Тураю һәм башлангыч торышка кайту (4 тапкыр)

4. Башлангыч торыш – аякларны җилкә киңлегенә куеп кыршау эченә басу һәм куш аяклап сикерү. (2–3 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. «Күңелле чыпчыклар» уены. «Чыпчык» балалар ике төркемгә бүленә. Беренче төркем балалары гимнастик эскәмиядән 2–3 метр ераклыкта бер рәткә, аякларын бөкләп идәнгә утыра. Икенче төркем балалары аякларны бераз аерып, тезләрне бөгеп, кулларны артка куеп, эскәмия янына тезелеп басып «ботакка» әверелә һәм баштагы торышка кайталар. Тәрбияченең «Сикердек!» сигналы буенча балалар сикерәләр. Тәрбияченең «ботакка» сигналы буенча эскәмия янына килеп басалар. Сикерүдән соң икенче төркем чакырыла беренче төркем аларның идәндә урынын ала.

2.2. Туп тәгәрәтү. «Туп уйнау» (1 нче уен).

Балалар ярымтүгәрәк тәртибендә басып торалар, ә тәрбияче аларга чиратлап туп ыргыта. Әгәр бала тупны тотып алса, ул чүгәли һәм тупны киредән тәрбиячегә тәгәрәтә. Әгәр ул тупны тотып ала алмаса, туп артыннан йөгереп барып, аны тәрбиячегә китереп бирә.

3. «Урынсыз калма!» хәрәкәтле уены.

Балалар, бер-берләреннән кул сузымы ара калдырып, түгәрәккә басалар. Һәр уйнаучының урыны берәр уенчык белән (мәсәлән, шакмак, кегли, флаг һ.б.) билгеләнә. Тәрбияченең «Йөгерегез!» дигән сүзеннән соң балалар, түгәрәктән чыгып, бүлмә буйлап йөгерешә башлыйлар, уйныйлар. Шул арада тәрбияче бер баланың уенчыгын алып куя. «Барыгыз да үз урыннарыгызга!» дигән сигналдан соң, балалар, йөгереп килеп, үз урыннарына басарга тырышалар. Бер бала урынсыз кала. Уен 5–6 тапкыр кабатлана.

• Уенны соңгы тапкыр кабатлаганда, барлык балалар да урынлы булсын өчен, тәрбияче бер уенчыкны да алмый.

III. Йомгаклау өлеше.

Берәрләп колоннада атлап йөрү.