Төп хәрәкәтләр:

1. «Күңелле чыпчыклар» уены. «Чыпчык» балалар ике төркемгә бүленә. Беренче төркем балалары гимнастик эскәмиядән 2–3 метр ераклыкта бер рәткә, аякларын бөкләп идәнгә утыра. Икенче төркем балалары аякларны бераз аерып, тезләрне бөгеп, кулларны артка куеп, эскәмия янына тезелеп басып «ботакка» әверелә һәм баштагы торышка кайталар. Тәрбияченең «сикердек» сигналына балалар сикерә. Тәрбияченең «ботакка» сигналына эскәмия янына килеп басалар. Сикерүдән соң икенче төркем чакырыла беренче төркем аларның идәндә урынын ала.

2. Туп тәгәрәтү. «Тиз һәм җитез» күнегүе. Залда идәндә ике параллель сызыкка бер-берсеннән 50 см ераклыкта 4–5 данә кабартылган туплар куела. Балалар тупларны тотып ике колоннага тезелә. Балалар кулдагы тупны кабартылган туплар арасында әйләндерәләр. Биремне үтәгәннән соң, тупны баш өстенә күтәрергә, аннан үз колоннаның артына басу. (2–3 тапкыр)