I. Кереш өлеш.

Чаңгыда «атлау адымы» белән борылу. Чаңгыларда чаңгы юлыннан шуу. Чаңгыларны салу.

II. Төп өлеш.

Уен күнегүләре:

1. «Еракка ыргыт!». Кар йомарламнарын мөмкин кадәр еракка (берәр предметка кадәр) ыргыту.

2. «Куянкайны табыйк». Алдан яшерелгән куян уенчыгын эзләү. Тапкач, куян кебек сикергәләп алу.

III. Ә син беләсеңме?

Әңгәмә: «Минем тәнем» Тәрбияче сизү органнары турында мәгълүмат бирә. Сизү органнарына борын, тел, колак һәм куллар керә. Борын белән исне, тел белән тәмне сизәбез, ә куллар белән йомшакны, катыны тоябыз. Колак белән тавышны ишетеп аерабыз.

IV. Йомгаклау өлеше. Таудан чана шуу. Мәйданчыктагы корылмалар арасыннан колоннада берәрләп тезелеп йөрү.