10 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: күнегүләрне эшләгәндә хәрәкәтчәнлек һәм кыюлык сыйфатлары тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: таралып йөрү һәм йөгерүдә, дуга астыннан үрмәләгәндә күмәкләшергә өйрәтү, тигезлек саклауга күнегүне кабатлау.
Җиһазлар: 2 дуга, такта.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Шеренгага тезелү, берәрләп колоннага тезелү, колоннада атлау, тәрбияче сигналы буенча таралып атлауга күчү, аннан соң таралып йөгерүгә күчү. Йөрү һәм йөгерүне чиратлаштыру.
II. Төп өлеш.
Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар аста. Кулларны ян-якка күтәреп, берничә тапкыр тиз генә төшерү («Әтәчләр канат кага»). Тыналыш ясап, хәрәкәтләрне кабатлау (3–4 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар гәүдә турысында. Кулларны ян-якка күтәрү, уңга-сулга, уңга-сулга селкү («Очкычлар канаты»), башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар аркада. Кулларны билгә куеп, чүгәләү, тезләрне куллар белән кочаклау, тору, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр)
4. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар билдә. Ике аякта уңга һәм сулга әйләнеп сикерү. (2–3 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Бер-берсеннән 1 м ара белән куелган дугалар астыннан шуышу.
2.2. Тактаның уртасына кадәр барып, уртасында чүгәләү һәм кул чабу. Күнегүне ике колоннага тезелеп, «агым» ысулында үткәрү (2–3 тапкыр).
3. «Флагка таба йөгерегез» хәрәкәтле уены.
Балаларның бер төркеменә – зәңгәр, икенче төркеменә кызыл төстәге флаглар бирелә. Тәрбияче балаларга таралышырга тәкъдим итә. «Бер, ике, өч минем яныма тизрәк күч!»- ди дә флаглы кулларын як-якка суза. Балалар үз флаглары төсендәге флаг янына йөгереп киләләр.
III. Йомгаклау өлеше.
«Куык» аз хәрәкәтле уене.
Уен башлаганда балалар урындыкларга утырып торалар. Тәрбияче (уенны алып баручы) бер бала янына килә, йомшак тавыш белән аның исемен сорый. Әлеге бала үз исемен әйткәннән соң, уенны алып баручы аны уйнарга чакыра һәм, баланы җитәкләп, икенче бала янына килә. Аның да исеме сорала. Җавап алынганнан соң, алар җитәкләшеп өченче бала янына киләләр. Шулай итеп, уенда катнашучы һәр баланың исеме сорала. Балалар түгәрәк ясап басалар. «Безнең түгәрәк куыкка охшаган», – ди тәрбияче. – «Әйдәгез, түгәрәкне зурайтабыз». Балалар, түбәндәге сүзләрне әйтеп, артка таба әкрен генә чигенәләр (куыкны зурайталар):
Өрел, куык, зур булып,
Тик шартлый күрмә тулып;
Һаман да син бул матур –
Күпереп, кабарып тор!
Зур түгәрәк барлыкка килә. Балалар, тиз генә кулларын ычкындырып, кул чабалар. Кинәт тәрбияче: «Куык шартлады!» – ди. Балалар барсы бергә: «Шалт!» – дип әйтеп, җиргә чүгәлиләр.
Тәрбияче яңа куык өреп кабартырга тәкъдим итә. Балалар, тураеп басып, кабат тыгыз түгәрәккә тезеләләр. Уен яңадан кабатлана. Аны 3–4 тапкыр кабатларга мөмкин.