3 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бирү бурычы: әхлаклылык, сабырлык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: таяну мәйданы чикләнгән урында тигезлекне сакларга, тупны ыргыту күнекмәләрен формалаштырырга өйрәтү, предметлар арасында сикерүне кабатлау; ит ризыклары турында аңлатма бирү.
Җиһазлар: шакмаклар, озын такта.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
«Тот һәм туңдыр». Уйнаучылар мәйданчыкның бер ягында тора. Алып баручы – туңдыручы сайлана. Тәрбияченең сигналы буенча балалар мәйданчыкның бер ягыннан икенче ягына, билгеләнгән сызык артына йөгерәләр. Ә алып баручы аларны әбәкләргә тырыша. Әбәкләнгән балалар «туңдырылган» булып саналалар һәм урыннарында «катып калалар». Тотылган балалар саны билгеләнә. Уенны кабатлап уйнаганда яңа алып баручы сайлана.
II. Төп өлеш.
1. Уен күнегүләре:
1.1 «Тиз һәм җитез». Балалар кулларына кар йомарламнары тотып, кар бабай тирәли, аның яныннан 2 м ераклыкта басалар. Тәрбияченең сигналы буенча алар кар бабай янына йөгереп киләләр дә, шунда кар йомарламнарын куеп, кире борылып үз урыннарына йөгереп кайталар. Тәрбияче бер кар йомарламын алып куя. Шулай итеп, алырга килгәндә, бер балага кар йомарламы җитми кала. Тәрбияче алынган кар йомарламын кире куя, һәм уен яңадан кабатлана.
1.2 «Еракка ыргыт». Һәр балада – 3–4 кар йомарламы. Балалар баш сызыкка басып, кар йомарламын ераклыкка ыргыталар.
2. «Кызыл, зәңгәр…» хәрәкәтле уены.
Уен өчен ике кәрзин, уйнаучылар санынча кызыл һәм зәңгәр төстәге туплар кирәк. Кызыл туплар – бер кәрзингә, зәңгәр төстәгеләр икенче кәрзингә салына. Балалар, бер-берләренә карап, ике рәткә тезелеп басалар. Зәңгәр туплар тәгәрәгәндә – беренче рәттәге балалар, ә кызыл туплар тәгәрәгәндә, икенче рәттәге балалар йөгерергә тиешлеге аңлатыла. Тәрбияче, чиратлаштырып, кәрзиннәрне аудара һәм тупларны тәгәрәтеп җибәрә. Балалар туплар артыннан йөгерәләр, җыеп, кире кәрзингә салалар, үз урыннарына килеп басалар.
Уенны, ике кәрзинне дә берьюлы аударып, катлауландырырга мөмкин.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп кул чабып ритмлы йөрү.