I. Кереш өлеш.

Берәрләп тезелеп колоннада йөрү, таралышып йөрү. Йөрү һәм йөгерүне чиратлаштыру. Балаларның игътибарын бөтен залны кулланып, төрле юнәлештә йөрергә һәм йөгерергә мөмкин булуга юнәлтү.

II. Төп өлеш.

Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар гәүдә турысында. Кулларны җилкәгә күтәрү, терсәктән бөгеп кулларны төшерү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр)

2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар артта. Чүгәләп, кулларны алга сузу, тураеп басу, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр)

3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар билдә. Уңга-сулга иелү, тураю, башлангыч торышка кайту. (4–6 тапкыр)

4. Башлангыч торыш – аяклар җиңелчә аерылган, куллар гәүдә турысында. Бер урында куш аяклап сикерү, атлау белән чиратлаштыру.

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. «Ерганак аша» күнегүе.

Идәнгә 15 см киңлектә шнурлар (баулар) сузу. Аякларны бераз аерып, тезләрне бөгеп, «ерганак» аша куш аяклап сикерү.

2.2 «Төгәл – кулга тәгәрәт» күнегүе.

Тезләнеп утырган бер төркем балаларына зур диаметрлы туплар таратыла. Тәрбияче команда биргәч, тупларны бер-берсенә көч белән тәгәрәтәләр (10–12 тапкыр).

3. «Капкага керт» хәрәкәтле уены.

Идәндә сызык сызыла. Сызыктан 2–3 адым ара калдырып, дуга куела. Бу – «капка». Тәрбияче бер балага идәндә яткан тупны алып, шул капкага кертергә куша. Бала, иелеп, идәндә яткан тупларның берсен ала һәм аны, капкага кертергә тырышып, тәгәрәтеп җибәрә. 3–4 тупны тәгәрәткәннән соң, уенны икенче бала дәвам итә.

* Тупны бер яисә ике кул белән тәгәрәтергә мөмкин.

* 2–3 дуга куеп, биремне берьюлы 2–3 бала башкара ала.

4. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче катык турында мәгълүмат бирә. Сәламәтлек өчен файдасы белән таныштыра. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйда катыктан акча эзләү уенын карау.

Выпуск 3 http://tatarmultfilm.ru/cartoons/sabantui (иллюстрация карау)

III. Йомгаклау өлеше

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.