I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияченең «Атлар» дигән командасына, тезләрне югары күтәреп, кулларны билгә куеп йөрү, тизлекне үзгәртеп йөрү. «Күбәләкләр» сигналына кулларны «канатлар» кебек селкеп йөгерү. Йөрү һәм йөгерүне чиратлаштыру.

II. Төп өлеш.

Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп тоткан куллар аста. Кулларны күтәрү, тупка карау, кулларны төшерү, башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, туп тоткан куллар күкрәк турысында. Иелү, туп белән идәнгә тию, тураю, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп тоткан куллар аста. Чүгәләп, тупны алга сузу, басу, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – үкчәгә утырып, тупны идәнгә кую. Тупны үзең тирәли сулга һәм уңга куллар белән тәгәрәтү (һәр якка 2–3 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аяклар җиңелчә аерылган, туп идәндә. Туп тирәли ике якка да сикерү (2 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. «Ыргыт-тот» күнегүе. Аякларны җилкә киңлегенә куеп, тупны күкрәк турысына тотып басу. Тупны аяк очына ыргыту һәм ике кул белән тотып алу. Күнегүне берничә тапкыр кабатлау. Колоннага тезелү, тупларны урыннарына кую.

2.2. «Кырмыскалар» күнегүе. Ике гимнастика эскәмиясен бер-берсенә параллель итеп кую. «Кырмыска»ларны ике шеренгага тезү. «Бүрәнә» буенча, учларга һәм тезләргә таянып, «кырмыскалар» кебек тиз һәм җиңел шуышу (2–3 тапкыр).

3. «Тот, ыргыт, төшермә» хәрәкәтле уены

Балалар түгәрәк ясап басалар, тәрбияче уртада. Кулында зур туп. Ул тупны әле бер балага, әле икенче балага ыргыта: «Тот, ыргыт, төшермә», – ди. Балалар тупны тотып алырга, кире тәрбиячегә ыргытырга тиешләр. Аннары тәрбияче: «Минем яныма килегез, туплар кебек сикерегез», – ди. Балалар, аяк очларында сикерә-сикерә, тәрбияче янына киләләр. Тәрбияче тиз генә тупны өскә күтәрә һәм: «Качыгыз, туп сезнең арттан сикерә», – ди. Балалар йөгереп китәләр. Тәрбияче тупны идәнгә бәреп ала, балалар туктыйлар. Уен шулай дәвам итә.

III. Йомгаклау өлеше.

«Куянны табабыз» уены.