8 нче эшчәнлек
Шөгыль:
8
Информация
Ай:
Март
Шөгыль барышы
Төп хәрәкәтләр:
1. «Ыргыт-тот» күнегүе. Аякларны җилкә киңлегенә куеп, тупны күкрәк турысына тотып басу. Тупны аяк очына ыргыту һәм ике кул белән тотып алу. Күнегүне берничә тапкыр кабатлау. Колоннага тезелү, тупларны урыннарына кую.
2. «Кырмыскалар» күнегүе. Ике гимнастика эскәмиясен бер-берсенә параллель итеп кую. «Кырмыска»ларны ике шеренгага тезү. «Бүрәнә» буенча, учларга һәм тезләргә таянып, «кырмыскалар» кебек тиз һәм җиңел шуышу (2–3 тапкыр).