I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү һәм 1 минутка кадәр урта темп белән йөгерү. Йөрүгә күчү. Бер-берсеннән 30 см ераклык белән куелган 4–5 предмет арасыннан йөрү.

II. Төп өлеш.

1. Уен күнегүләре:

1. «Туп уйнау» уены.

Балалар түгәрәккә басалар. Тәрбияче түгәрәкнең уртасында торып, зур тупны һәрбер балага чират белән ыргыта, ә бала аны тәрбиячегә кире ыргыта. Ыргыту ераклыгын 1,5 м дан аз-азлап арттыра барып, 2–2,5 м га җиткерәләр.

2. «Кул чабыгыз» уены.

Уйнаучылар кара-каршы рәткә тезелеп басалар. Тәрбияче сигналы буенча, беренче рәттәге балалар кул чаба башлыйлар, икенче рәттәгеләр бер урында ике аякта сикереп торалар (аяклар бергә, аяклар як-якка). 10 тапкыр сикергәннән соң, балалар рольләрен алмашалар.

3. «Песи һәм тычканнар» хәрәкәтле уены.

Уенда берничә бала катнашырга мөмкин. Алар – «тычканнар» – «ояларында» (стена буена куелган урындыкларда) утырып торалар. Бүлмәнең икенче башында «песи» басып тора. Песи ролен өлкәнрәк бала яки тәрбияче башкара (кулына уенчык песи тота яисә песи битлеге кия). Песи йокыга киткәч, тычканнар бүлмә буйлап чабышып йөриләр. Ниһаять, песи уяна, мияулый-мияулый тычканнарны тотмакчы була. Тычканнар үз ояларына таба йөгерәләр һәм урындыкларга утыралар. Песи үз урынына кайтып тагын йокыга китә. Уен шулай дәвам итә.

III. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче сөт ризыгы – корт турында мәгълүмат бирә. Татарның милли сөт ризыгы булган кортның ничек ясалуы, сәламәтлек өчен файдалы булуы турында сөйли.

IV. Йомгаклау өлеше.

«Коймак» татар халык уены.

Уйнаучылар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә тезеләләр. Бер бала уртада басып тора. Беренче куплетта балалар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр. Икенче куплетның беренче һәм икенче юлларын җырлаганда, балалар, кулларын ычкындырып, өскә күтәрәләр; өченче юлында – як-якка җәяләр; дүртенче юлда ике кул тоташа. Өченче куплетта балалар кул чабып торалар, ә уртадагы бала түгәрәктән бер баланы сайлап ала. Алар, кулларын тотышып, кара-каршы басалар һәм әйләнәләр.

Булатның туган көненә

Без чакырдык кунаклар.

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай кабарган.

Менә шулай җәелгән,

Менә шулай кысылган.

Коймагыңны майлап ал,

Теләгәнең сайлап ал.