I. Кереш өлеш.

Залның ике ягында куелган предметлар (шакмаклар, кеглиләр яки туплар) арасыннан йөрү һәм йөгерү. Бер яктагы җиһазлар арасыннан «елан» рәвешендә шуышу, икенче яктан йөгерү.

II. Төп өлеш

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар гәүдә турысында. Кулларны алга-артка селтәү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар билдә. Чүгәләп, тезләрне кочаклап алу, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аякларны аерып, идәнгә утыру, куллар белән идәнгә таяну. Кулларны ян-якка сузып, алга иелү, аяк бармакларына кагылу. Тураеп, янә кулларны ян-якка сузу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – корсакка яткан килеш, кулларны терсәктән бөгеп алда кую. Аякларны чиратлаштырып бөгү, турайту (3–4 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. «Аю балалары» күнегүе. Тәрбияче сигналы белән 2 м ераклыкта куелган җиһазларга (шакмакларга) таба туры юнәлештә шуышу. Баскач, баш өстендә кул чабу (2 тапкыр).

2.2. Тигезлекне саклау күнегүе. Колоннада тезелеп, гимнастика эскәмиясе буйлап уртача тизлектә йөрү.

3. «Машина килә» хәрәкәтле уены.

Тәрбияче балаларга төрле төстәге боҗралар (серсо) өләшә. Болар – «рульләр», балалар «машиналар» булалар. Алар, боҗраларны ике кул белән тотып, рульләрне уңга-сулга боргалап, зал буйлап йөриләр, туктап, «шиннарны кабарталар»: аякларын тыпырдаталар. Аннары, тыпырдап бара-бара, юлларын дәвам итәләр. Тәрбияче «Светофор» дип сигнал бирә. Әгәр тәрбияченең кулында кызыл түгәрәк булса, машиналар туктап калалар, яшел төскә тагын китеп баралар. Уен 2–3 тапкыр кабатлана.

«Аю урманында» рус халык уены.

Мәйданчыкның (бүлмәнең) бер башына сызык сызыла. Бу – «урман чите» була. Шунда аю яши торган урын билгеләнә. Мәйданчыкның каршы ягында – «балалар өе». Уйнаучылар арасыннан берсе «аю» итеп сайлана. Ул үз өнендә утыра. Барлык башка балалар гөмбә, җиләк җыйган булып кыланып, әкрен генә аю янына баралар һәм түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Аю бабай урманында

Җиләк, гөмбәләр җыям,

Аю бабай күрмәсен,

Без йөргәнне сизмәсен!

Әлегә кадәр йокымсыраган кыяфәттә утырган аю бу сүзләрдән соң кыймылдый, киерелә башлый һәм өненнән (түгәрәктән) чыга. Балалар төрле якка йөгерәшәләр, аю аларны куа. Тотылган бала аю ролен үти.

III. Йомгаклау өлеше.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.