6 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: тәннең тотрыклы торышын саклау сәләтен тәэмин итү, балаларда сәламәтлекне саклау һәм ныгыту күнекмәләрен формалаштыру, милли ризыкларга мәхәббәт тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: шуыша белү күнекмәләрен камилләштерү, аркан (канат) белән таныштыру. Татар камыр ашлары турында белемнәрен формалаштыру.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Тәрбияче күрсәтмәсе буенча, хәрәкәт итүнең юнәлешен һәм рәвешен үзгәртеп йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Кулъяулыклар белән гомуми үсеш күнегүләре.
1. «Кулъяулыкларны күрсәт!»
Башлангыч торыш – якларны җилкә киңлегендә кую, кулъяулыклар тоткан кулларны аста тоту. Кулларны өскә күтәреп, кулъяулыкларны күрсәтү, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).
2. «Кулъяулыкларны яшерегез!»
Башлангыч торыш – аяклар бергә, кулъяулыклар тоткан кулларны өскә сузу. Чүгәләп, кулъяулыкларны идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Чүгәләп, кулъяулыкларны алу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
3. «Кулъяулыкларны селкетегез» («Кулъяулыкларны яшерегез» күнегүенең варианты)
Башлангыч торыш – аяклар бергә, кулъяулыклар тоткан кулларны ян-якка сузу. Чүгәләп, кулъяулыкларны алга идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Чүгәләп, кулъяулыкларны алу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
4. «Тартылыгыз!»
Башлангыч торыш – кулъяулыклар тоткан кулларны артка куеп, идәнгә утыру һәм аякларны туры сузып кую. Алга иелү, кулъяулыкларны аяк бармакларына тидерү, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
5. «Сикергеч»
Башлангыч торыш – аяклар аз гына аерып кую, кулъяулыклар тоткан кулларны ян-якка җәю. Кулъяулыкларны селкеп, бер урында куш аяклап сикерү һәм атлауга күчү (4–5 тапкыр).
6. «Йөрү».
Сулыш күнегүләре ясап йөрү (10 сек.)
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Баланың өскә күтәрелгән кулыннан югарырак булган шалтыравыкка кадәр сикерү;
2.2. Дуга астыннан тупны тәгәрәтү һәм аның артыннан шуышу;
2.3. Аркан (канат) астыннан шуышу.
«Яңгыр, яу!» хәрәкәтле уены.
Тәрбияче балаларны уйнарга чакыра. Кулында матур зур кулчатыр (зонт).
Яңгыр, яу, яу, яу!
Бакчаларда алмагач
Үсми яңгыр яумагач.
Яңгыр яу, яу, яу!
Тәрбияче сөйләгән әлеге шигырь юлларын балалар да кабатлыйлар, сикерәләр, уйныйлар. Тәрбияченең «Яңгыр ява!» дигән сигналы буенча балалар тәрбияче янына йөгереп киләләр, кулчатыр астына керәләр, яңгырдан яшеренәләр.
III. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче татар халкының милли ашлары (өчпочмак, пәрәмәч) турында мәгълүмат бирә.
Аркан (канат) ярдәмендә идәндә «өчпочмак» һәм «пәрәмәч» сурәтләрен төзү.
IV. Йомгаклау өлеше.
Сулыш алу күнегүләре белән чиратлаштырып, 1,5 минут тыныч йөрү.