7 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: бер-береңә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: сикерү һәм шуышу күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Йөрү. Тәрбияче артыннан бергәләп йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Урындыклар белән гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – урындыкка утырып, кулларны ян-якта тоту. Кулларны өскә күтәрү һәм башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп, урындык алдына басу, кулларны ян-якка кую. Урындыкка утырып, кулларны алга сузу, башлангыч торышка кайтырга (3–4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – урындыкка утырып, кулларны аска төшерү. Алга таба иелү, кулларны табан астына тидерү башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – урындык артына тотынып, урындыкның артына басу. Утыру (яшеренү) һәм тору (күренү) (4 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – урындык янында басып тору, кулларны аста тоту. Урындык тирәсендә куш аяклап сикерү һәм йөрү белән алмаштыру (3–4 тапкыр).
6. 10 секунд сулыш күнегүләре ясап йөрү.
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Баланың югары күтәрелгән кулы биеклегендәге уенчыкка кадәр сикерү;
2.2. Идәннән 50 см күтәрелгән аркан астыннан алда торган уенчыкка кадәр шуышу;
2.3. Тәрбияче яисә бер-берсе белән парлашып, уртача зурлыктагы тупны тәгәрәтү.
«Шалтыравыкка кадәр» хәрәкәтле уены.
Балалар бүлмәнең бер башында урындыкларда утырып торалар. Алар каршына 3–4 м ара калдырып шалтыравык куела. Тәрбияче бер баланы үз янына чакыра һәм шалтыравыкка таба мүкәләп барырга куша. Бала шалтыравык янына килеп җиткәч, аны ала, баса һәм баш өстенә күтәреп, шалтырата. Аннары шалтыравыкны урынына куя. Кире урынына килә.
III. Йомгаклау өлеше.
Тәрбияче үрнәге буенча хәрәкәтләрне үзгәртеп йөрү.