12 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: таныш уеннарны оештырганда мөстәкыйльлек һәм инициативалылык
тәрбияләү;
Белем бирү бурычы: күтәртелгән таяну мәйданында йөрү вакытында тотрыклы тигезлекне саклауны күнектерү; иң гади җәрәхәтләнү алган вакытта үз – үзеңә ярдәм күрсәтү турында аңлатма бирү.
Җиһазлар: шакмаклар, гимнастик эскәмия, бау, балалар саны буенча боҗралар, кызыл, сары төстәге туплар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияче сигналы буенча эре адымнар белән әкрен темптта йөрү. Гадәти йөрүгә, аннары вак адымнар белән йөрүгә күчү. Йөрү төрләрен чиратлаштыру.
II. Төп өлеш.
1. Уен күнегүләре:
1. «Сикереп чык». Урыннан 4–6 сызык аша озынлыкка сикерү.
2. «Юл буенча йөгерү». Тигезлекне саклап, шнурлардан ясалган 20 см киңлектәге сукмактан колоннада берәрләп тезелеп йөрү.
3. «Җитез балалар». Балалар, туплар тотып, мәйданчык буенча таралышып басалар. Тупны җиргә, өскә ыргыту, ике кул белән тотып алу.
2. «Машина килә» хәрәкәтле уены.
Тәрбияче балаларга төрле төстәге боҗралар (серсо) өләшә. Болар – «рульләр», балалар «машиналар» булалар. Алар, боҗраларны ике кул белән тотып, рульләрне уңга-сулга боргалап, зал буйлап йөриләр, туктап, «шиннарны кабарталар»: аякларын тыпырдаталар. Аннары, тыпырдап бара-бара, юлларын дәвам итәләр. Тәрбияче «Светофор» дип сигнал бирә. Әгәр тәрбияченең кулында кызыл түгәрәк булса, машиналар туктап калалар, яшел төскә тагын китеп баралар. Уен 2–3 тапкыр кабатлана.
3. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче, җәрәхәт алмас өчен, үз-үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында мәгълүмат бирә.
IV. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.