Кабатлау өчен материал
Информация
Шөгыль барышы
1 нче атна. Бау астына керү (биеклеге 40–50 см) «чебиләр», «тычканнар» һ.б. Баулар аша сикерү («чишмәкәй», «канау»); «әйбергә кадәр сикер» күнегүләре. Туп ыргыту, тупны ераклыкка ыргыту, бау аша тупны өскә ыргыту һәм аны ике кул белән тоту. Баулар, шакмаклар, борыс аша узу, такта буйлап йөрү.
Хәрәкәтле уеннар: «Тавык һәм чебиләр», «Күбәләкне тот», «Йорт куяннары», «Төсеңне тап».
2 нче атна. Бау буйлап, эскәмия буйлап йөрү – «Чыпчык һәм мәче». Туп тәгәрәтү – «Кеглины аудар». Шуышу – «Күперне шуышып чык».
Хәрәкәтле уеннар: «Үз өеңне тап», «Куян», «Бакалар» һ. б.
3 нче атна. Бау аша сикерү, биеклектән сикерү (пүкән койма). Туп белән уеннар: өскә ыргыту һәм аны ике кул белән тоту. Уч төпләре һәм тезләргә таянып эскәмия буенча; әйберләр арасыннан йөрү (кеглиләр, шакмаклар, эченә тутырылган туплар). Кулларның төрле торышы белән тактадан, эскәмиядән йөрү, җиһазларны атлап чыгу.
Хәрәкәтле уеннар: «Йорт куяннары», «Бакалар», «Маэмай» һ. б.
4 нче атна. Бау астына керү (биеклеге 40 см), эскәмиядә шуышу. Ике бау аша сикерү (киңлеге 15–20 см); боҗрадан боҗрага сикерү. Тупны өскә һәм җиргә ыргыту һәм аны ике кул белән тоту, тупны бау аша ыргыту. Тупны җиһазлар (кегли, шакмаклар) тирәли әйләндерү.
Хәрәкәтле уеннар: «Тигез юл буйлап», «Поезд», «Кошчыклар».