1 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: психик, әхлакый, эстетик һәм хезмәткә тәрбия бирүгә булышлык итү.
Белем бирү бурычы: йөргәндә тигезлекне сакларга өйрәтү;
Җиһазлар: балалар саны буенча шакмаклар, гимнастик эскәмия, 4-5 бау.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Шакмаклар тирәли йөрү (һәр балага икешәр шакмак). Түгәрәк буенча йөрү, йөгерү. Тукталыш ясап, икенче якка борылу, шакмаклар тирәли йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – эскәмиядә утырган килеш аякларны тезләрдән бөгү, шакмаклар тоткан куллар иңнәргә кую. Уңга (сулга) иелеп, шакмакны идәнгә кую, тураю; уңга (сулга) иелеп, шакмакны алу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – шул ук, шакмаклар тоткан куллар аста. Шакмак тоткан кулларны ян-яктан өскә күтәреп, басу, утыру, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – шул ук, шакмаклар алда. Эскәмиягә тотынып, аякларны күтәрү, төшерү (4–5 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аяклар бераз җәелгән, шакмаклар тоткан куллар аста. Эскәмия буйлап сикерүне бер урында атлау белән чиратлаштыру (2 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1 Тәннең тотрыклы торышын саклау. Кулларны билгә куеп, гимнастика эскәмиясе буйлап йөрү. Эскәмия уртасында, кулларны алга чыгарып, чүгәләү, торып, алга таба бару. Эскәмиянең ахырында алга-аска адым ясап, сикермичә төшү (2–3 тапкыр).
2.2 «Канау аша» уен күнегүе. Залның капма-каршы якларында идәндә берсе икенчесенә параллель рәвештә (арасы 20 см) 4–5 бау сузыла. Ике колонна белән ике аякка арканнан арканга сикереп «канау»ны үтү.
3. «Аю урманында» рус халык уены.
Мәйданчыкның (бүлмәнең) бер башына сызык сызыла. Бу – «урман чите» була. Шунда аю яши торган урын билгеләнә. Мәйданчыкның каршы ягында – «балалар өе». Уйнаучылар арасыннан берсе «аю» итеп сайлана. Ул үз өнендә утыра. Барлык башка балалар гөмбә, җиләк җыйган булып кыланып, әкрен генә аю янына баралар һәм түбәндәге сүзләрне әйтәләр:
Аю бабай урманында
Җиләк, гөмбәләр җыям,
Аю бабай күрмәсен,
Без йөргәнне сизмәсен!
Әлегә кадәр йокымсыраган кыяфәттә утырган аю бу сүзләрдән соң кыймылдый, киерелә башлый һәм өненнән (түгәрәктән) чыга. Балалар төрле якка йөгерәшәләр, аю аларны куа. Тотылган бала аю ролен үти.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.