2 нче эшчәнлек
Шөгыль:
2
Информация
Ай:
Апрель
Шөгыль барышы
Төп хәрәкәтләр:
1. Тәннең тотрыклы торышын саклау. Кулларны билгә куеп, гимнастика эскәмиясе буйлап йөрү. Эскәмия уртасында, кулларны алга чыгарып, чүгәләү, тураеп басып, алга таба бару. Эскәмиянең ахырында алга-аска адым ясап, сикермичә төшү (2–3 тапкыр).
2. «Канау аша» уен күнегүе. Залның капма-каршы якларында идәндә берсе икенчесенә параллель рәвештә (арасы 20 см) 4–5 бау сузыла. Ике колонна белән, арканнан арканга сикереп, «канау»ны үтү.