3 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: психик, әхлакый, эстетик һәм хезмәткә тәрбия бирүгә булышлык итү.
Белем бирү бурычы: йөргәндә тигезлекне сакларга өйрәтү; җиңелчә киселгән очракта үз – үзеңә ярдәм күрсәтү турында аңлатма бирү.
Җиһазлар: балалар саны буенча шакмаклар, гимнастик эскәмия, 4-5 бау.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Түгәрәк буенча йөрү, йөгерү. Парлашып йөрү. Тукталыш ясап, икенче якка борылу, мәйданчык буенча йөрү.
II. Төп өлеш.
Төп хәрәкәтләр:
2.1. Тигезлекне саклау күнегүе. Кулларны билгә куеп, борылмалы сукмак буйлап йөрү (озынлыгы – 2,5 м, киңлеге – 20 см).
2.2. «Туп уйнау» уен күнегүе (4 нче вариант).
Балалар түгәрәккә басалар. Тәрбияче түгәрәкнең уртасында торып, зур тупны һәрбер балага чират белән ыргыта, ә бала аны тәрбиячегә кире ыргыта. Ыргыту ераклыгын 1,5 м дан аз-азлап арттыра барып, 2–2,5 м га җиткерәләр.
3. «Түгәрәктән сикерү» хәрәкәтле уены.
Идәнгә акбур яки җиргә таяк белән сызып түгәрәк ясала. Уйнаучылар барысы да түгәрәкнең тышкы ягына тезеләләр. Бер бала түгәрәк эчендә кала. Ул түгәрәктән чыга алмый, сызык аркылы түгәрәк эченә сикереп кергәннәрне тота. Сигнал буенча уйнаучылар түгәрәккә сикереп керәләр, ә уртадагы бала аларның кайсын да булса тотарга тырыша. Тотылган бала түгәрәк эчендә кала. Уен дәвам итә.
III. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче җиңелчә тырналган, киселгән очракта үз-үзеңә ярдәм күрсәтү тәртибе турында мәгълүмат бирә.
IV. Йомгаклау өлеше.
Аяк очларында йөрү һәм гади адымнар белән йөрүне чиратлаштыру.