4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: күтәренке кәеф өчен шартлар тудыру;
Белем бирү бурычы: күнегүләр үтәп йөрүне һәм йөгерүне, сикергәндә ярым бөкләгән аякка төшүне өйрәтү;
Җиһазлар: балалар саны буенча кыска баулар, боҗралар, туплар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияченең сигналын ишетеп, зал буйлап йөгерү. «Коңгызлар ял итә» сигналына – идәнгә ятып, куллар һәм аяклар белән хәрәкәт итү. Яңадан күтәрелеп, йөгерү һәм яңадан ял итү (музыка кулланырга мөмкин).
II. Төп өлеш.
1. Кыска бау белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар җәелгән, кыска бау тоткан куллар аста. Кулларны алга сузу, өскә күтәрү, алга сузу, башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кыска бау тоткан куллар аста. Кулларны алга сузу, чүгәләп, кыска бауны алга чыгару; тураю, кулларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклары җилкә киңлегендә, кыска бау аста. Уңга (сулга) борылу, кыска бауны уңга (сулга) бору; тураерга, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кыска бау күкрәк турысында. Алга бөкрәю, кыска бауны идәнгә тидерү. Тураю, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1 «Түгәрәктән түгәрәккә сикерү». Туры юнәлештә төсле боҗралар кую. Боҗралар янына килеп, боҗралар аша сикереп үтү.
2.2 «Төгәл пас» уены. Капма-каршы ике шеренгага басу, аннары идәнгә аякларны бөкләп утыру. Тәрбияченең командасыннан соң бер-береңә туп тәгәрәтү. (8–10 тапкыр).
3. «Флагка таба йөгерегез» хәрәкәтле уены.
Балаларның бер төркеменә – зәңгәр, икенче төркеменә кызыл төстәге флаглар бирелә. Тәрбияче балаларга таралышырга тәкъдим итә. «Бер, ике, өч минем яныма тизрәк күч!»- ди дә флаглы кулларын як-якка җәя. Балалар үзләрененең флаглары төсле флаг янына йөгереп киләләр.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.