6 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: күтәренке кәеф өчен шартлар тудыру;
Белем бирү бурычы: күнегүләр үтәп йөрүне һәм йөгерүне, сикергәндә ярым бөкләгән аякка төшүне өйрәтү; үз сәламәтлегеңне кайгыртырга кирәклеге турында аңлатма бирү.
Җиһазлар: балалар саны буенча кыска баулар, боҗралар, туплар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Кулларда кыршаулар тотып, түгәрәк ясап басу. Кыршауларны җиргә кую. Тәрбияче сигналы буенча мәйданчык буенча таралып йөгерү. «Кайтабыз!» сигналына кыршаулар эченә кереп басу.
II. Төп өлеш.
Төп хәрәкәтләр:
2.1 Түгәрәктән түгәрәккә сикерү. Бөтен мәйданчык буйлап ирекле рәвештә боҗралар (диаметры 50 см) кую. Боҗралар янына килеп, боҗра эченә сикерү һәм әйләнү.
2.2 «Тупны тот» уен күнегүе.
Балалар түгәрәк ясап тезеләләр. Тәрбияче түгәрәкнең уртасына баса һәм кулындагы зур тупны чиратлап әле бер, әле икенче балага ыргыта. Балалар, үз чиратларында, тупны тәрбиячегә кире ыргытырга тиешләр. Башта тупны ярты метрдан ыргытып, соңрак, балаларның мөмкинлекләренә карап, ераклыкны 1,5 метрга (зуррак төркемнәрдә 3 метрга) кадәр җиткерергә мөмкин.
2.3 «Песи һәм тычканнар» хәрәкәтле уены.
Уенда берничә бала катнашырга мөмкин. Алар – «тычканнар» – «ояларында» (стена буена куелган урындыкларда) утыралар. Бүлмәнең икенче башында «песи» басып тора. Песи ролен өлкәнрәк бала яки тәрбияче башкара (кулына уенчык песи тота яисә песи битлеге кия). Песи йокыга киткәч, тычканнар бүлмә буйлап чабышып йөриләр. Ниһаять, песи уяна, мияулый-мияулый тычканнарны тотмакчы була. Тычканнар үз ояларына таба йөгерәләр һәм урындыкларга утыралар. Песи үз урынына кайтып тагын йокыга китә. Уен шулай дәвам итә.
2.4 Ә син беләсеңме?
Тәрбияче үз сәламәтлегеңне кайгырту турында мәгълүмат бирә. Сәламәтлегеңне саклау өчен дөрес тукланырга, һава торышына карап дөрес киенергә, гигиена күнекмәләрен үтәргә кирәклеген сөйләү.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. 120–150 м әкрен темпта йөгерү.