7 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: балаларда элементар кагыйдәләрне үтәү, хәрәкәтләрне яраштыру, тирәлектә ориентлашу күнекмәләре тәрбияләү;
Белем бирү бурычы: уч төпләрендә һәм табан асларында шуышырга өйрәтү.
Җиһазлар: шакмаклар, бау, гимнастик эскәмия.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. «Алыплар» сигналына кулларны өскә күтәреп, аяк очларында йөрү. «Кәрләләр» сигналына кулларны тезләргә куеп, чүгәләп йөрү (2 тапкыр).
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегенлә, куллар гәүдә турысында. Кулларны ян-якларга күтәреп, селкетү, кулларны төшерү, башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегенлә, куллар артта. Утыру, кулларны алга сузып аякка басу, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – тезләнү, кулларны билгә кую. Уңга (сулга) бөгелү, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аркага яту. Чиратлаштырып, аякларны бөгү һәм турайту («велосипед» күнегүе)
5. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегенлә, куллар билдә. Ике аякта уңга һәм сулга сикерү, борылып бер урында атлау.
2. Төп хәрәкәтләр:
1. Тупны өскә чөю һәм ике кул белән тоту. Команда бирелмичә, төшкән тупны алмаска. Туп белән күнегүләр өчен төрле шартлар булырга мөмкин.
2. «Аю балалары». Башлангыч сызык янында аяк табанына һәм уч төпләренә таянып тору. «Урманга» сигналы буенча гимнастика эскәмиясеннән 3 м араны («урманга» кадәр) дүртаяклап тиз-тиз үрмәләү. Башлангыч сызыкка атлап кайту. Күнегүне кабатлау.
3. «Кулларыңны сакла!» хәрәкәтле уены.
Уйнаучылар, бер-берсеннән бер адым ара калдырып, түгәрәккә тезеләләр. Тәрбияче уенны алып баручыны билгели; ул түгәрәк уртасына баса. Балалар кулларын, учларын югарыга каратып, алга сузалар. Тәрбияченең «Кулыңны сакла!» дигән сигналы буенча уенны алып баручы берәр баланың учына кагылырга тырыша. Уйнаучы, уенны алып баручының кулына кагылырга җыенуын сизүгә, кулларын артка яшерә. Уенны алып баручы кайсы баланың учына кагыла, шул бала оттырган була. Оттыручылар саны 2–3 кә җиткәч, уенны алып баручы үзе урынына бүтәнне сайлый (ләкин оттыручылардан түгел) һәм аның белән урынын алмаша.
*Кулларны гел артта тотарга ярамый.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.