9 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: балаларда элементар кагыйдәләрне үтәү, хәрәкәтләрне яраштыру, тирәлектә ориентлашу күнекмәләре тәрбияләү;
Белем бирү бурычы: уч төпләрендә һәм табан асларында шуышырга өйрәтү; иртәнге гимнастиканың сәламәтлек өчен файдалы булуын аңлату.
Җиһазлар: шакмаклар, бау, гимнастик эскәмия.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Шеренгага тезелү. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. «Алыплар» сигналына кулларны өскә күтәреп, аяк очларында йөрү. «Кәрләләр» сигналына кулларны тезләргә куеп, чүгәләп йөрү.
II. Төп өлеш.
Төп хәрәкәтләр:
2 «Куяннар» уен күнегүе. Алга таба сикереп, 3 м ара үтү.
3. «Кулларыңны сакла!» хәрәкәтле уены.
Уйнаучылар, бер-берсеннән бер адым ара калдырып, түгәрәккә тезеләләр. Тәрбияче уенны алып баручыны билгели; ул түгәрәк уртасына баса. Балалар кулларын, учларын югарыга каратып, алга сузалар. Тәрбияченең «Кулыңны сакла!» дигән сигналы буенча уенны алып баручы берәр баланың учына кагылырга тырыша. Уйнаучы, уенны алып баручының кулына кагылырга җыенуын сизүгә, кулларын артка яшерә. Уенны алып баручы кайсы баланың учына кагыла, шул бала оттырган була. Оттыручылар саны 2–3 кә җиткәч, уенны алып баручы үзе урынына бүтәнне сайлый (ләкин оттыручылардан түгел) һәм аның белән урынын алмаша.
*Кулларны гел артта тотарга ярамый.
III. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче иртәнге гимнастика турында мәгълүмат бирә, иртәнге гимнастиканың сәламәтлеккә файдалы икәнлеген аңлата.
IV. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.