I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. «Чыпчыклар» күнегүе. «Бакалар» күнегүе. «Атлар» күнегүе. Йөрү һәм йөгерү күнегүләрен чиратлаштыру.

II. Төп өлеш.

Боҗралар белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, боҗраларны тоткан куллар күкрәк турысында. Кулларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, боҗралар аста. Боҗраларны өскә күтәрү; иелеп идәнгә тидерү; тураеп, боҗраны өскә күтәрү. башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, боҗралар күкрәк турысында. Уңга (сулга) борылу, тураеп, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, боҗралар күкрәк турысында. Чүгәләп, боҗраны идәнгә тидерү, басу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аякларны азрак җәеп, боҗра алдына басу, куллар ирекле халәттә. Боҗра тирәли куш аяклап сикерү, сикерүләр арасында тукталышлар ясау (2 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. «Тупны сетка аша ыргыт». Төркемдә буе уртача булган баланың күтәрелгән кулы биеклегендә ике гимнастика баганасы (стойкалар) арасында сетка тарттырылып куела. Балалар сетканың ике ягында 1,5–2 м аралык белән баса. Бер төркемдәге балалар зур туплар тота. Тәрбияченең командасы буенча сетка аша тупларны ике кул белән баш артыннан ыргыталар. Икенче төркем балалары ыргатканнан соң җиргә бәрелеп, сикереп киткән тупларны тотарга тырыша.

2.2. Тигезлекне саклау күнегүе. Гимнастика эскәмиясеннән кулларны билгә куеп йөрү. Эскәмия уртасында чүгәләү, торып басу һәм юлны дәвам итү.

3. «Песи һәм тычканнар» хәрәкәтле уены.

Уенда берничә бала катнашырга мөмкин. Алар – «тычканнар» – «ояларында» (стена буена куелган урындыкларда) утырып торалар. Бүлмәнең икенче башында «песи» басып тора. Песи ролен өлкәнрәк бала яки тәрбияче башкара (кулына уенчык песи тота яисә песи битлеге кия). Песи йокыга киткәч, тычканнар бүлмә буйлап чабышып йөриләр. Ниһаять, песи уяна, мияулый-мияулый тычканнарны тотмакчы була. Тычканнар үз ояларына таба йөгерәләр һәм урындыкларга утыралар. Песи үз урынына кайтып тагын йокыга китә. Уен шулай дәвам итә.

«Коймак» татар халык уены.

Уйнаучылар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә тезеләләр. Бер бала уртада басып тора. Беренче куплетта балалар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр. Икенче куплетның беренче һәм икенче юлларын җырлаганда, балалар, кулларын ычкындырып, өскә күтәрәләр; өченче юлында – як-якка җәяләр; дүртенче юлда ике кул тоташа. Өченче куплетта балалар кул чабып торалар, ә уртадагы бала түгәрәктән бер баланы сайлап ала. Алар, кулларын тотышып, кара-каршы басалар һәм әйләнәләр.

Булатның туган көненә

Без чакырдык кунаклар.

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай кабарган.

Менә шулай җәелгән,

Менә шулай кысылган.

Коймагыңны майлап ал,

Теләгәнең сайлап ал.

III. Йомгаклау өлеше.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.