11 нче эшчәнлек
Шөгыль:
11
Информация
Ай:
Апрель
Шөгыль барышы
Төп хәрәкәтләр:
1. «Тупны сетка аша ыргыт». Төркемдә буе уртача булган баланың күтәрелгән кулы биеклегендә ике гимнастика баганасы (стойкалар) арасында сетка тарттырылып куела. Балалар сетканың ике ягында 1,5–2 м аралык белән баса. Бер төркемдәге балалар зур туплар тота. Тәрбияченең командасы буенча сетка аша тупларны ике кул белән баш артыннан ыргыталар. Икенче төркем балалары ыргатканнан соң җиргә бәрелеп, сикереп киткән тупларны тотарга тырыша.
2. Тигезлекне саклау күнегүе. Гимнастика эскәмиясеннән, кулларны билгә куеп, ян белән йөрү. Эскәмия уртасында чүгәләү, торып басу һәм юлны дәвам итү.