I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Йөрү һәм йөгерү күнегүләрен чиратлаштыру. Парлашып йөрү. Ике колоннага тезелү.

II. Төп өлеш.

Төп хәрәкәтләр:

2.1 «Күпер буенча» күнегүе. Ике рәткә куелган кеглиләр арасыннан йөгереп үтү.

2.2 «Тупны сетка аша ыргыт». Агачлар арасына сетка яки шнур тарттырыла. Балалар сеткадан 2 м ераклыкка басып, сетка өстеннән тәрбиячегә тупны ыргыталар.

3. «Көчле дулкын» хәрәкәтле уены.

Уен мәйданчыкта (паркта, урманда, болында) уйнала. Балалар эскәмияләрдә (агач төпләрендә, яссы ташларда һ.б.) басып торалар. Тәрбияче балаларга «суга сикерергә» һәм «йөзәргә» тәкъдим ясый. Балалар басып торган урыннарыннан сикереп төшәләр һәм, суда йөзгән хәрәкәтләр ясап, мәйданчык буйлап йөгереп йөриләр. «Көчле дулкын! Өйгә кайтыгыз!» дигән сигналга балалар кире үз урыннарына менеп урнашалар. Уен кабатлана.

III. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче «файдалы конфет» турында мәгълүмат бирә. Кибеттән алган конфетларның зарары, ә җимешләрдән «файдалы конфет» ясап булуы турында сөйли.

IV. Йомгаклау өлеше.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.