1 нче атна. Бау астына керү (биеклеге 50 см), баулар аша сикерү («чишмәкәй», «канау»). Туп ыргыту, тупны ераклыкка ыргыту. Идәнгә куйган такта буйлап йөрү.

Хәрәкәтле уеннар: «Песи һәм тычканнар», «Йорт куяннары», «Үз төсеңне тап».

2 нче атна. Эскәмия буйлап йөрү. Баулар, шакмаклар, борыслар аша атлап чыгу. Предметлар арсыннан туп тәгәрәтү. Дуга астына шуышу.

Хәрәкәтле уеннар: «Поезд», «Чыпчыклар һәм песи», «Бакалар».

3 нче атна. Баулар, борыслар аша сикерү. Тупны капкага тәгәрәтү, бер-береңә тәгәрәтү. Кеглиләр, шакмаклар арасыннан йөрү, йөгерү, үрмәләү. Җиргә куелган такта буйлап, йөрү, үрмәләү.

Хәрәкәтле уеннар: «Йорт куяннары», «Үз төсеңне тап».

4 нче атна. Дуга астына керү (биеклеге 50 см). Туры юнәлештә дүрт аяклап йөрү, предметлар арасыннан йөрү һәм йөгерү. Ике аякта алга сикерү, бау аша сикерү.

Хәрәкәтле уеннар: «Кеглине аудар», «Чыпчыклар һәм песи», «Тавык һәм чебиләр».