I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Таралышып бөтен зал буйлап йөрү һәм йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, боҗра уң кулда. Боҗраны өскә күтәреп, сул кулга күчерү. Ян-яклар аша аска төшерү. Башлангыч торышка кайту.

2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, боҗралар тоткан куллар күкрәк турысында. Чүгәләп, кулларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – тезләнү, сул кулны билгә кую, боҗраны уң кулда тоту. Уңга (сулга) борылып, боҗраны аяк очларына кую, борылу, боҗраны алып, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аяклар бераз җәелгән, куллар гәүдә турысында, боҗралар идәндә аяк бармаклары тирәсендә. Сул һәм уң якка боҗра тирәли сикерүне урында атлау белән чиратлаштыру (һәр якка 2–3 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Гимнастика эскәмиясе буйлап йөрү (биеклеге 15 см). Сикереп төшү.

2.2. Баулар аша сикерү (алар арасындагы ераклык 25–30 см).

3. «Флагны тап» хәрәкәтле уены.

Берничә бала (6–8) урындыкларда (яисә чирәмдә) утырып торалар. Тәрбияче сигналы буенча алар күзләрен йома, ә тәрбияче шул вакытта төрле урыннарга балалар санынча флаглар яшерә. «Әйдәгез, флаглар эзлибез», – ди тәрбияче. Балалар күзләрен ача һәм флагларны эзли башлый. Флаг тапкан бала үз урындыгына килеп утыра. Барлык балалар да флагларны табып бетергәч, алар бер-бер артлы тезелеп басалар. Иң алга флагны беренче булып тапкан бала баса. «Урыннарга утырдык!» дигән сигналга, балалар урындыкларга утыралар һәм уен кабатлана.

III. Йомгаклау өлеше.

«Тычкан баласы кайда качкан?»