I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Таралышып, мәйданчык буйлап йөрү һәм йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, боҗра уң кулда. Боҗраны өскә күтәреп, сул кулга күчерү. Ян-яклар аша аска төшерү. Башлангыч торышка кайту.

2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, боҗралар тоткан куллар күкрәк турысында. Чүгәләп, кулларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – тезләнү, сул кулны билгә кую, боҗраны уң кулда тоту. Уңга (сулга) борылып, боҗраны аяк очларына кую, борылу, боҗраны алып, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аяклар бераз җәелгән, куллар гәүдә турысында, боҗралар идәндә аяк бармаклар тирәсендә. Сул һәм уң якка боҗра тирәли сикерүне урында атлау белән чиратлаштыру (һәр якка 2–3 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Өч тәгәрмәчле велосипедка утыру, велосипедтан төшү.

2.2. Өч көпчәкле велосипедта туры юнәлештә йөрү.

3. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче көндәлек режим турында мәгълүмат бирә. Көндәлек вакытны дөрес итеп бүлү, аннан дөрес файдалану турында сөйли.

III. Йомгаклау өлеше.

Сулыш күнегүләрен ясап йөрү.