4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: бер-берсенә ярдәм итү хисен уяту;
Белем бирү бурычы: предметлар арасыннан йөрү һәм йөгерү күнекмәләрен ныгыту, тезләргә баскан хәлдә тупны бер-берләренә тәгәрәтергә өйрәтүне дәвам итү.
ҖиҺазлау: 8-10 данә шакмак, берничә данә тутырылган туплар, һәр балага туплар, гимнастик эскәмия, песи битлеге
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Предметлар арасыннан колоннада берәрләп тезелеп йөрү һәм йөгерү. Шакмаклар арасыннан «елан» рәвешендә йөрү, тутырылган туплар арасыннан йөгерү (2–3 тапкыр).
II. Төп өлеш.
1. Туп белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп тоткан куллар аста. Аяк очларына басып, кулларны өскә күтәрү, аска төшерү, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар күкрәк турысында бөгелгән. Алга иелү, тупны бер аяктан икенче аякка таба йөртү, тураю, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп тоткан куллар күкрәк турысында. Чүгәләү, кулларны алга сузу, тору, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аяклар бераз аерылган, туп тоткан куллар күкрәк турысында. Уң һәм сул якка борылып сикерү (һәр якка 2 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Гимнастик эскәмиядән сикерү. «Парашютчылар» күнегүе (4–5 тапкыр).
2.2. Туп тәгәрәтү. Тупны тәгәрәтү вакыты тәрбияче тарафыннан билгеләнә.
3. «Тавык һәм чебиләр» хәрәкәтле уены.
Уен алдыннан мәйданчыкның бер башында 40–50 см биеклектә бау тарттырыла (бау ике агач арасында яисә ике терәккә бәйләп куела). Бу – «тавык һәм чебиләрнең өе».
Уенда берничә бала катнаша. Алар – «чебиләр», тәрбияче – «тавык». Тавык, бау аша үрмәләп чыгып, җим эзләргә китә. Берникадәр вакыт үткәч, ул: «Кыт-кытак, кыт-кытак», – дип чебиләрне үз янына чакыра. Аны ишетүгә, чебиләр бау астыннан үрмәләп чыгалар, әниләре янына йөгереп киләләр, бармаклары белән җиргә чиртеп, җим чүпләгән кебек хәрәкәт ясыйлар. «Тилгән килә!» дигән сигналга, чебиләр өйләренә йөгерәләр.
«Коймак» татар халык уены.
Уйнаучылар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә тезеләләр. Бер бала уртада басып тора. Беренче куплетта балалар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр. Икенче куплетның беренче һәм икенче юлларын җырлаганда, балалар, кулларын ычкындырып, өскә күтәрәләр; өченче юлында – як-якка җәяләр; дүртенче юлда ике кул тоташа. Өченче куплетта балалар кул чабып торалар, ә уртадагы бала түгәрәктән бер баланы сайлап ала. Алар, кулларын тотышып, кара-каршы басалар һәм әйләнәләр.
Булатның туган көненә
Без чакырдык кунаклар.
Кунакларның килүенә
Без пешердек коймаклар.
Коймакларга карасаң,
Менә шулай кабарган.
Менә шулай җәелгән,
Менә шулай кысылган.
Коймагыңны майлап ал,
Теләгәнең сайлап ал.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада йөрү. Аз хәрәкәтле уен.