I. Кереш өлеш.

Предметлар арасыннан колоннада йөрү һәм йөгерү. Шакмаклар арасыннан «елан» («змейкой») рәвешендә йөрү, тутырылган туплар арасыннан йөгерү (2–3 тапкыр).

II. Төп өлеш.

1. Туп белән гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп тоткан куллар аста. Аяк очларына басып, кулларны өскә күтәрү, аска төшерү, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, туп тоткан куллар күкрәк турысында бөгелгән. Алга иелү, тупны бер аяктан икенче аякка таба йөртү, тураю, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп тоткан куллар күкрәк турысында. Чүгәләү, кулларны алга сузу, тору, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аяклар бераз аерылган, туп тоткан куллар күкрәк турысында. Уң һәм сул якка борылып сикерү (һәр якка 2 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Гимнастик эскәмиядән сикерү. «Парашютчылар» күнегүе (4–5 тапкыр).

2.2. Ике колоннага бүленеп, 1 әр м аралык белән куелган 3–4 дуга астыннан, дуганың читенә кагылмас өчен, «йомарлам»га җыелып, бер-бер артлы үрмәләп чыгу.

3. «Тавык һәм чебиләр» хәрәкәтле уены.

Уен алдыннан мәйданчыкның бер башында 40–50 см биеклектә бау тарттырыла (бау ике агач арасында яисә ике терәккә бәйләп куела). Бу – «тавык һәм чебиләрнең өе».

Уенда берничә бала катнаша. Алар – «чебиләр», тәрбияче – «тавык». Тавык, бау аша үрмәләп чыгып, җим эзләргә китә. Берникадәр вакыт үткәч, ул: «Кыт-кытак, кыт-кытак», – дип чебиләрне үз янына чакыра. Аны ишетүгә, чебиләр бау астыннан үрмәләп чыгалар, әниләре янына йөгереп киләләр, бармаклары белән җиргә чиртеп, җим чүпләгән күк итәләр. «Тилгән килә!» дигән сигналга, чебиләр өйләренә йөгерәләр.

«Күз бәйләш» татар халык уены.

Тәрбияче балаларга үзләре кая теләсә, шунда барып басарга куша. Үзе күзләрен йома яисә яулык белән бәйли. Күзләре каплаулы килеш балаларны тотмакчы була, бүлмә буйлап бик сак кына бара. Балалар булмаган урында аларны тоткан булып кылана. Балалар сөенәләр, көлешәләр. «Кайда соң безнең нәниләр?» – дип, тәрбияче күзләрен ача. «Менә кайда икән алар!» диюгә, балалар тәрбияче янына йөгереп киләләр, тәрбияче аларны кочаклап ала.

4. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче тәнне чыныктыру турында мәгълүмат бирә. Таза-сау булып үсәр өчен, кечкенәдән чыныгып үсәргә кирәклеге турында сөйли.

III. Йомгаклау өлеше.

Колоннада йөрү.