7 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: милли уеннар белән горурлану хисләре тәрбияләү;
Белем бирү бурычы: тәрбияче сигналы буенча биремнәр үтәп йөрүләрен ныгыту, уч төпләренә һәм тезләргә таянып гимнастик эскәмиядә шуышуда күнегү.
ҖиҺазлар: флагчыклар, туплар, 2 гимнастик эскәмия, һәр балага кашык, йомырка.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. «Бал кортлары» сигналына кулларны канатлар кебек селкеп, зал буйлап таралып йөгерү, аннары таралышыпп йөрүгә күчү.
II. Төп өлеш
1. Флагчыклар белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, флагчыклар тоткан куллар аста. Кулларны ян-яктан өскә күтәрү, чалыштыру, башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, флагчыклар җилкә янында. Алга иелү, флагчыкларны уңга-сулга селкү, тураеп басу, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, флагчыклар тоткан куллар өстә. Уңга (сулга) борылу, флагчыкны уңга (сулга) сузу, тураю, башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 әр тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аяклар кушылган, флагчыклар аста. Флагчыкларны алга сузу, артка качыру, алга сузу, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Бау аша сикерү.
2.2. Уч төпләренә һәм тезләргә таянып, гимнастик эскәмия буйлап шуышу (2 тапкыр).
3. «Күңелле сыерчыклар» хәрәкәтле уены.
Идәнгә кечкенә кыршаулар салына. Алар – «сыерчык оялары». Кыршауларның саны уйнаучы балалар саныннан бергә ким булырга тиеш. Күңелле көй яңгырый. Кошлар бүлмә буйлап очып йөриләр, музыка бетүгә, һәрберсе үз оясына кереп өлгерергә тырыша, бер бала оясыз кала. Уен берничә тапкыр кабатлана. Соңгы тапкыр уйнаганда идәнгә тагын бер кыршау салырга кирәк (һәр балага җитәрлек булсын өчен).
III. Йомгаклау өлеше
Колоннада йөрү.