Төп хәрәкәтләр:

1. «Бакалар» татар халык уены. Куш аяклап сикерү.

Берничә бала «бака» итеп билгеләнә. Бакалар түгәрәкләп тезеп куелган урындыкларга утыралар. Уртада түгәрәк сызыла – ул «күл» була. Бакалар түгәрәк күл янында куш аяклап сикереп-сикереп уйныйлар. Калган балалар, тәрбияче белән бергәләп, түбәндәге шигырь юлларын әйтәләр:

Юл буенда бакалар,

Сикерә-сикерә чабалар.

Куа-куа-куа, куа-куа-куа,

Сикерә-сикерә чабалар.

Шигырьнең ахырында балалар кул чабалар – бакаларны куркыталар. Бакалар «күлгә сикерәләр» – тын гына чүгәләп утыралар. Яңа бакалар сайлана, уен яңадан башлана.

2. Ике колоннага бүленеп, 1 әр м аралык белән куелган 3–4 дуга астыннан, дуганың читенә кагылмас өчен, «йомарлам»га җыелып, бер-бер артлы үрмәләп чыгу.