9 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: милли уеннар белән горурлану хисләре тәрбияләү;
Белем бирү бурычы: тәннең өлешләре турында аңлатма бирү, тәрбияче сигналы буенча биремнәр үтәп йөрүләрен ныгыту, уч төпләренә һәм тезләргә таянып гимнастик эскәмиядә шуышуда күнегү.
ҖиҺазлар: флагчыклар, туплар, 2 гимнастик эскәмия, һәр балага кашык, йомырка.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Шеренгага тезелү. Аяк очларында йөрү.
II. Төп өлеш
1. Төп хәрәкәтләр:
1.1. Өч көпчәкле велосипедта туры юнәлештә йөрү.
1.2. Өч көпчәкле велосипедта әйләнә буенча йөрү.
2. «Кем иң тиз йөгерә?» хәрәкәтле уены.
4–5 бала старт сызыгы артына тезелеп басалар һәм, сигнал булу белән, мәйданчыкның икенче башында билгеләнгән финишка таба йөгерә башлыйлар (дистанция ераклыгы 10–12 м тәшкил итә). Кем беренче финиш сызыгына барып җитә, шул төп җиңүче була. Шулай ук икенче, өченче килүчеләрне дә билгеләп үтәргә кирәк. Уенны берничә төркем белән кабатларга мөмкин
3. Ә син беләсеңме?
«Күңелле бәйрәм – Сабантуй». Тәрбияче сабантуй бәйрәме турында мәгълүмат бирә.
III. Йомгаклау өлеше
Колоннада йөрү.