I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, тәрбияче сигналы буенча кыска адымга күчү, бөтен залга таралышып йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, терсәктән бөгелгән куллар күкрәк алдында, бармаклар йодрыкка кысылган. Кулларны ян-якка сузу, йодрыкларны ачу, башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җиңелчә аерылган, куллар артта. Чүгәләү, кулларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар билдә. Кулларны ян-якка сузу, уңга (сулга) иелү, уң кулны аска төшерү, сул кулны өскә күтәрү. Кулларны ян-якка сузып, тураеп басу, башлангыч торышка кайту (2–3 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – идәнгә утырып, аякларны аеру, кулларны билгә кую. Алга иелү, бармаклар белән идәнгә кагылу, тураю, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аяклар җиңелчә аерылган, куллар гәүдә турысында. Куш аяклап сикерүне атлау белән чиратлаштыру.

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Авыш баскычкан күтәрелү (2 тапкыр).

2.2. Башны һәм арканы туры тотып, идәнгә куелган такта буйлап йөрү (кул билдә) (2 тапкыр)

Ике күнегү дә өчәр бала белән үткәрелә.

3. «Күңелле сыерчыклар» хәрәкәтле уены.

Идәнгә кечкенә кыршаулар салына. Алар – «сыерчык оялары». Кыршауларның саны уйнаучы балалар саныннан бергә ким булырга тиеш. Күңелле көй яңгырый. Кошлар бүлмә буйлап очып йөриләр, музыка бетүгә, һәрберсе үз оясына кереп өлгерергә тырыша, бер бала оясыз кала. Уен берничә тапкыр кабатлана. Соңгы тапкыр уйнаганда, идәнгә тагын бер кыршау салырга кирәк (һәр балага җитәрлек булсын өчен).

III. Йомгаклау өлеше

Колоннада йөрү.