3 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: дустанә мөнәсәбәт, игътибарлылык тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: кеше тормышында күзләр бик кирәкле икәнлегенә төшендерү. Балаларның йөрү һәм колоннада берәрләп һәм таралышып йөгерү күнекмәләрен камилләштерү. Сигнал буенча эшли белергә күнектерү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада йөрү һәм йөгерүне чиратлаштыру. Таралышып йөрү һәм йөгерү. 3–4 түгәрәк ясап тезелү.
II. Төп өлеш.
1. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче күзләр, аларның кеше тормышындагы урыны турында мәгълүмат бирә. Күзләр гимнастикасы ясата.
2. Уен күнегүләре.
2.1. «Тупны күрми калма». Балалар 3–4 түгәрәк ясап басалар. Түгәрәкләр җирдә сызыла яки шнурлар ярдәмендә ясала. Һәр түгәрәкнең уртасында кулына зур диаметрлы туп тоткан алып баручы урнаша. Алып баручы белән уйнаучылар арасы якынча 2 м. Барлык уйнаучылар аякларын бераз аерып басып торалар. Тәрбияче сигналы буенча һәр алып баручы тупны уйнаучыларның берсенә тәгәрәтеп җибәрә. Ул уйнаучы иелә һәм ике куллап тупны кире тәгәрәтеп җибәрә. Аннары алып баручы тупны чираттагы уенчыга тәгәрәтә. Берникадәр вакыттан соң башка алып баручылар билгеләнә. Тәрбияче балаларның эшчәнлеген һәм кагыйдәләрнең үтәлешен күзәтә. Кагыйдәләр буенча билгеләнгән сызыкка басарга ярамаганы, тупны иптәшеңә төгәл юнәлтергә кирәклеге искәртелә.
2.2. «Бәрелмә!». Бер рәткә куелган, биеклеге 5 см булган шакмаклар арасыннан 2–3 м ераклыкка куш аяклап сикерү. Уен биреме ике колоннада башкарыла (2 тапкыр).
3. «Төсле автомобильләр» хәрәкәтле уены.
Балалар бүлмәнең бер башына тезеп куелган урындыкларга утыралар. Урындыклар – «гараж», ә балалар – «автомобильләр». Уйнаучының һәрберсенә кызыл, сары, зәңгәр, (яисә яшел, ак, кара) төстәге боҗралар бирелә. Уенны оештыручы, балаларга карап, бүлмә уртасына баса. Аның кулында төрле төстәге өч флаг. Уенны алып баручы флагларның берсен югары күтәрә. Кулларында алып баручыдагы флаг төсле боҗра тоткан балалар, машиналар кебек гүелди-гүелди, бүлмә буйлап төрле юнәлештә йөгереп китәләр. Алып баручы кулындагы флагны түбән төшергәч, балалар туктыйлар һәм гаражларына юнәләләр. Алып баручы икенче төстәге флагны күтәрә, уен яңадан башлана. Уенны оештыручы берьюлы ике яисә өч төстәге флагларны күтәрергә мөмкин. Флагларның өчесе дә күтәрелгәндә, барлык балалар да гаражларыннан чыгалар. Уен 5–6 минут дәвам итә.
III. Йомгаклау өлеше.
Тәрбияче сигналы буенча хәрәкәтләрне үзгәртеп йөрү.