I. Кереш өлеш.

Колоннада чиратлаштырып йөрү һәм йөгерү. «Куяннар» дигән сигналга туктау һәм урыннарда куш аяклап сикерү. Аннары яңадан йөрү белән йөгерүне чиратлаштыру.

II. Төп өлеш.

1. Флагчыклар белән гомуми үсеш күнегүләре.
Гомуми үсеш күнегүләрен башкару өчен балалар өч колоннага тезеләләр.

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, флагчыкларны аста тоту. Флагчыкларны алга, өскә күтәрү, аларга карау, аска төшерү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, флагчыкларны иңбаш янында. Чүгәләү, флагчыкларның таякларын идәнгә тидереп алу, басу. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, флагчыклар аста гәүдә турысында. Уңга (сулга) борылу, флагчыкларны ян-якка сузу. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, флагчыклар күкрәк турысында. Алга иелү, аяк очлары арасында идәнгә кагылу. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, флагчыклар аста гәүдә турысында. Флагчыкларны тотып, төрле темптагы музыкага ритмлы йөрү.

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Бер урында бөтерелеп куш аяклап сикерү. 3–4 тапкыр сикерү, туктап тору, яңадан тәрбияче сигналы буенча сикерә башлау (3–4 тапкыр);

2.2. Тупларны араларында 15–20 см калдырып куелган 2 шнур арасыннан 2–3 м ераклыкка тәгәрәтү.

«Үз чиләгеңне тап» хәрәкәтле уены.

Тәрбияче балаларны өч төркемгә бүлә. Беренче төркемгә – яшел, икенче төркемгә – кызыл, өченче төркемгә сары яфраклар (катыргыдан ясалган) өләшә. Бүлмәдә, бер-берсеннән ераклаштырып, өч урынга кызыл, сары, яшел чиләкләр куя. Музыка астында (дәртле, җиңелчә көй) балалар яфраклар белән уйныйлар, бииләр. Музыка туктагач, яфракларын кулларындагы яфраклар төсендәге чиләкләргә салалар. Уенны икенче кабат уйнаганда. чиләкләрнең урыннарын алыштырып куярга була (музыка уйнаганда). Тәрбияче балаларның яфракларны ничек салуларын күзәтә. Дөрес чиләкләргә салган балаларны мактый.

III. Йомгаклау өлеше.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.