I. Кереш өлеш.

Колоннада сигнал буенча берәрләп аяк очында йөрү. Бер-берсеннән 0,5 м ераклыкта бер сызыкка куелган кеглиләр арасыннан йөгерү. Таралышып йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче колаклар, аларның кеше тормышындагы урыны турында мәгълүмат бирә.

«Тавышны таны» дидактик уены: балалар, күзләрен йомып, төрле тавышлар тыңлыйлар һәм аларны танып атыйлар.

2. Уен күнегүләре.

2.1. «Кыршауны тәгәрәт». Балалар бер-берсеннән 3 м ераклыкта булган ике шеренгага басалар. Бер шеренганың һәр баласы кулына кыршау тота. Тәрбияче бер бала белән парлашып күнегүне күрсәтә һәм аңлата: «Кыршауны тугымы белән җиргә куябыз. Сул кул белән кыршауны өстән тотып, иптәшебезгә салмак кына тәгәрәрлек итеп уң кулның учы белән этеп җибәрәбез». Тәрбияченең: «Тәгәрәтәбез» дип әйтүенә балалар кыршауларны бер-берсенә тәгәрәтә башлыйлар. Балаларга парлашып басып, кыршауларны бер-берсенә тәгәрәтергә тәкъдим итәргә була. Кирәк очракта, тәрбияче ярдәм күрсәтә.

2.2. «Юл буенча». Тәрбияче шнурлардан киңлеге 25 см булган 2 юл ясый һәм алардан 1 м ераклыкта берәр шакмак куя. Балалар юл буенча ике аякта сикереп баралар, шакмакны әйләнеп чыгалар һәм үз колонналарына барып басалар. Бирем ике колоннада агым алымы белән башкарыла.

«Үзеңә пар тап» хәрәкәтле уены.

Уен өчен уйнаучылар санынча кызыл һәм зәңгәр флаглар кирәк. Һәр балага бер флаг бирелә. Тәрбияче сигналы буенча (мәсәлән, бубенга сугу һ.б.), балалар бүлмә буйлап төрле юнәлештә йөгереп китәләр. Икенче сигналга (мәсәлән, «кайтыгыз» сүзенә) бер төстәге флаглы балалар парлашып басалар. Уенда катнашучы балалар саны так булырга тиеш. Бер бала парсыз кала. Балалар аңа: «Фәрит (Алсу), аптырап калма. Үзеңә иптәш сайла», – диләр. Шушы сүзләрдән соң тәрбияче тагын сигнал бирә һәм уен кабатлана.

III. Йомгаклау өлеше.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.