I. Кереш өлеш.

Колоннада ике сызык арасыннан бер-бер артлы йөрүне таралышып йөгерү белән чиратлаштыру (2–3 тапкыр).

Колоннада берәрләп тезелеп, үкчәдә, аяк очларында, табанның тышкы читенә басып йөрүне чиратлаштыру. Зал буенча таралышып йөгерү.

II. Төп өлеш:

1. Туп белән гомуми үсеш күнегүләре.
Туп белән гомуми үсеш күнегүләрен башкару өчен балалар түгәрәк ясап басалар.

1. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, тупны ике кулда аста тоту. Тупны алга күтәрү, аңа карап алу, алга-аска төшерү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – үкчәләрдә утырган хәлдә тупны каршыда ике кулда тоту. Тезләнү, тупны өскә күтәрү. Башлангыч торышка (6 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – үкчәләрдә утырган хәлдә тупны каршыда ике кулда тоту. Тупны уңга (сулга) үз каршыңда куллар белән этеп тәгәрәтү (һәр якка 3 әр тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аркада яткан хәлдә тупны ике кул белән баш артында тоту. Тездән бөгелгән аякларны күтәрү, аларга туп белән кагылу, тураю. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – утырган хәлдә аякларны аерып басу, тупны каршыда тоту. Тупны өскә күтәрү, иелү. Тупны мөмкин кадәр күбрәк ераклыкта идәнгә тидерү, тураю. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Тупларны араларында 15–20 см калдырып куелган 2 шнур арасыннан 2–3 м ераклыкка тәгәрәтү. Тупны тәгәрәткәндә бер линиягә куелган шакмаклар яки кеглиләрны әйләнеп чыгу;

2.2. Идәннән 50 см биеклектә куелган бау яки дуга астыннан, куллар белән идәнгә кагылмыйча, турыга үрмәләп чыгу.

«Ябалак» хәрәкәтле уены.

Бүлмәнең бер башына эскәмия яисә урындыклар куела. Бу – кошлар кунаклау өчен «оялар». Бер бала «ябалак» итеп билгеләнә, аның башына ябалак битлеге кидертелә. Калган балалар – «кошлар». Ябалак башка балалардан биегрәк урынга – «агач башына» (зур куб һ.б.) утыра. Балалар, кулларын селки-селки, бүлмә буйлап кошлар очкан кебек итеп йөриләр. Шулчак уенны оештыручы ябалак янына килеп сөйли:

Ябалак, ябалаккай,

Ни уйлап утырасың?

Күзләрең дә йомык бит,

Әллә очарга җыенасың?

Шушы сүзләрдән соң ябалак урыныннан идәнгә очып төшә һәм балаларны куа башлый. Кошлар ябалактан качалар: урыннарына очып китәләр. Ябалак оясына кайта. Ул үзе белән качып өлгерә алмаган кошны алып кайтырга мөмкин. Ябалак кабат ауга чыкканда, әлеге кош очып китә ала. Бер бала ябалак ролен ике тапкыр башкарганнан соң, уенны оештыручы ябалак итеп башка баланы билгели..

III. Йомгаклау өлеше. 

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Кулларны төрлечә куеп, аяк очында йөрүне гадәти йөрү белән чиратлаштыру.