Төп хәрәкәтләр:

1. Тупны өскә ыргыту һәм аны ике кул белән тоту (10–12 тапкыр). Күнегүне тәрбияченең «Ыргыттык!» дигән командасына эшләү, тупны ирекле рәвештә тоту;

2. 1 әр м ара белән куелган булган 3–4 дуга астыннан агым алымы белән ике колоннага бүленеп, дуганың читенә кагылмыйча, ян белән үрмәләп чыгу;

3. Аякларны берләштерү һәм аеруны чиратлаштырып, араларында 0,5 әр м киңлек булган ике предмет (шакмаклар, кеглиләр) арасыннан ике аякта 3–4 м ераклыкка сикереп бару.