I. Кереш өлеш.

Мәйданчык почмаклары буенча куелган предметларны әйләнеп узып, Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Таралышып йөгерү. Тәрбияче сигналы буенча туктау һәм берәр төрле позага басу. Йөрү һәм йөгерүне чиратлаштыру.

II. Төп өлеш.

1. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче борын, аның кеше тормышында урыны турында мәгълүмат бирә.

«Ис буенча таны» дидактик уены: балалар исләре буенча җиләк-җимешләрне таныйлар.

2. Уен күнегүләре.

1. «Тупны сетка аша ыргыт». Төркемдә буе урта биеклектә булган баланың күтәрелгән кулы биеклегендә ике гимнастика баганасы (стойкалар) арасында сетка тарттырылып куела. Балалар сетканың ике ягында 1,5–2 м аралык белән басалар. Бер төркемдәге балалар зур туплар тоталар. Тәрбияченең командасы буенча сетка аша тупларны ике кул белән баш артыннан ыргыталар. Икенче төркем балалары ыргатканнан соң җиргә бәрелеп, сикереп киткән тупларны тотарга тырыша.

2. «Шакмакка кем беренче йөгереп җитә?» һәм «Ыргыт һәм тот». Кулларында туплар калган балалар мөстәкыйль шөгыльләнәләр. Тупны өскә ыргыталар, һәм ул җиргә бәрелеп сикергәч, аны ике кул белән тоталар. Калган балалар шакмакка таба хәрәкәтләнеп, ике аякта 2–3 м ераклыкка сикереп баралар. Тәрбияче командасы буенча балалар биремнәре белән алышыналар.

«Песи һәм кошчыклар» хәрәкәтле уены.

Җиргә диаметры 6–7 адым булган түгәрәк сызыла яки ике очы тотыштырып бәйләнгән бау (шнур) салына. Бер бала түгәрәк уртасына баса. Ул «песи» була. Калган балалар – «кошчыклар» – түгәрәк читендә торалар. Песи йоклый. Кошчыклар җим эзләп түгәрәк эченә очып керәләр. Песи уяна да кошчыкларны күреп куарга тотына. Кошчыклар түгәрәктән очып чыгарга ашыгалар. Әгәр дә песи кошчыкларның берсен түгәрәк эчендә әбәкләсә (кулы белән кагылса, тотса), бу кошчык тотылган булып санала һәм түгәрәк уртасында кала. Бер песи 2–3 кошчыкны тотканнан соң, башка песи билгеләнә. Тотылган кошчыклар үз иптәшләренә кушылалар. Уен 4–5 тапкыр кабатлана.

III. Йомгаклау өлеше. 

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.