I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп темпны үзгәртеп, йөрү. Тәрбияче «Чыпчыклар» дип сигнал биргәч, туктау һәм «Чырык-чырык» дип әйтү. Йөрүне дәвам итү. Таралышып йөгерү. Сигнал буенча үз урыныңны табып, колоннага тезелү. Йөрү һәм йөгерүне чиратлаштыру.

II. Төп өлеш.

1. Кечкенә кыршаулар белән гомуми үсеш күнегүләре.
Гомуми үсеш күнегүләрен башкару өчен, балалар өч колоннага тезелеп басалар.

1. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кыршауны аста тоту. Кыршауны алга, өскә күтәрү. Кыршауны алга, аска төшерү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – тезләнеп торган хәлдә кыршауны ике кул белән күкрәк каршысында тоту. Уңга (сулга) борылып, кыршауны уңга (сулга) сузу, тураю. Башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 әр тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, кыршауны ике кул белән күкрәк каршысында тоту. Кыршауны өскә күтәрү, алга иелү һәм аяк очлары арасында идәнгә кагылу. Кыршауны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аякларны тездән бөгеп кыршау эчендә утыру, кулларны артка җибәреп терәлү. Аякларны ян-якка аеру. Башлангыч торышка кайту. (5–6 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аркага яткан хәлдә кыршауны туры куллар белән баш артында тоту. Тездән бөгелгән аякларны күтәрү, кыршауның тугымы белән тезләргә кагылу, аякларны турайту. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Куллар белән идәнгә кагылмыйча, шнур астыннан чыгу (8–10 тапкыр);

2.2. Кулларны ян-якка сузып, идәндә яткан такта буенча аяк очларында йөрү (3–4 тапкыр).

«Казлар-аккошлар» рус халык уены.

Мәйданчыкның бер башына – «казлар өе», икенчесенә «көтүче өе» билгеләп куела. Бу өйләрдән читтәрәк – «бүре өне». Буш урын – «болын».

Көтүче: Казлар, казлар!

Казлар: Кыйгак-кыйгак! Ка-ка-ка!

Көтүче: Ашыйсыгыз киләме?

Казлар: Бик килә шул, бик килә!

Көтүче: Алай булса кайтыгыз!

Казлар: Без бит кайта алмыйбыз, Тау астында бүре бар, Ул безне тотып ашар.

Көтүче: Сезнең бар канатыгыз, Очып кына кайтыгыз.

Казлар, канатларын җәеп, болын өстеннән өйгә таба очалар, аларга бүре каршы чыга һәм казларны тотарга тырыша. Тотылган казларны бүре үз өненә алып китә.

III. Йомгаклау өлеше.

«Кайда шалтыраттылар?» аз хәрәкәтле уены.

Балалар түгәрәк ясап яки бүлмәнең стенасы буена утырышалар. Уйнаучыларның тәрбияче билгеләгән берсе түгәрәк уртасына яки утырып торучылар алдына (арты белән борылып) баса. Тәрбияче сигналыннан сон күзләрен йома. Тәрбияче балаларның берәрсенә шалтыравык бирә дә аны шалтыратырга куша.

Түгәрәк уртасында басып торучы бала, күзен ачмыйча гына, кулы белән ишарә ясап, тавышның кайсы яктан ишетелгәнен күрсәтергә тиеш. Әгәр дә ул дөрес күрсәтсә, тәрбияче: «Булды», – дип белдерә, һәм уртада басып торучы бала күзен ача, ә шалтыратучы бала шалтыравыкны югары күтәреп барысына да күрсәтә. Әгәр дә уртада’ торучы бала ялгышса, ул тагын күзен йома, һәм уен яңадан кабатлана. Уртадагы бала икенче уйнаучы белән алмаштырыла.

Уенны 3–4 тапкыр кабатлаганнан соң, балалар, тәрбияче сигналы буенча, бүлмәнең (мәйданчыкның) төрле ягына таралалар. Тәрбияченең: «Урыннарыгызга!» дигән сүзеннән соң балаларның һәрберсе үз урынына барып утыра, һәм уен дәвам итә.