1 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: дустанә мөнәсәбәт, үз-үзеңне контрольдә тота белүне тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: кечерәк мәйдан буйлап йөргәндә тотрыклы тигезлекне саклау күнекмәләрен камилләштерү. Киртәләр аша сикерүдә күнектерү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Зал почмакларындагы борылышларны билгеләп, Колоннада берәрләп тезелеп йөрү һәм йөгерү. Таралышып йөрү һәм йөгерү. Тәрбияче сигналы буенча колоннага үз урыныңны табып тезелү.
II. Төп өлеш.
1. Кулъяулык белән гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кулъяулыкны очларыннан ике кулда аста тоту. Кулъяулыкны алга, өскә, алга күтәрү. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кулъяулыкны уң (сул) кулда тоту. Уңга (сулга) борылу, кулъяулыкны селкү. Башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 әр тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кулъяулыкны очларыннан ике кулда аста тоту. Чүгәләү, кулъяулыкны алга сузу, торып басу, кулъяулыкны аска төшерү. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кулъяулыкны терсәктән бөгелгән кулларда алда тоту. Алга иелү, кулъяулыкны уңга-сулга селкү, тураю. Башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, кулъяулыкны уң кулда тоту. Ике аякта 1–8 дип санауга урында сикерү (3 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Тигезлекне саклау күнегүе. Кулларны ян-якка сузып, бер аякның үкчәсен икенче аяк очына китереп, туры салынган 2 м озынлыктагы шнур буйлап йөрү (2 тапкыр);
2.2. Кулларны селтәп, һәрберсе 6 шар см биеклектә булган 4–5 борыс аша сикерү.
«Тавык кетәклегендә төлке» хәрәкәтле уены.
Мәйданчыкның (залның) бер башы «тавык кетәклеге» итеп билгеләнә. Кетәклеккә «кунача» (эскәмия) куела. Балалар – «тавыклар» – куначага менеп басалар. Каршы якта – «төлке өне».
Бер бала «төлке» итеп билгеләнә. Ул каршы якка барып утыра. Тәрбияченең сигналы буенча, тавыклар куначадан сикереп төшәләр һәм бүлмә буйлап йөгереп йөриләр, җим чүплиләр, канатларын кагыналар. «Төлке килә!» дигән сигналны ишетүгә, тавыклар кетәклеккә таба йөгерәләр һәм куначага менәләр, ә төлке аларны тотарга тырыша. Тотылган тавыкны үз өненә алып китә. Уен кабатлана.
III. Йомгаклау өлеше.
«Көн-төн» аз хәрәкәтле уены.
Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уртага берәү чыга. Ул – «ябалак», түгәрәктәгеләр «кошлар» булалар. Ябалак «төн» дип кычкырса, кошлар куллар белән кош очкандагы хәрәкәтләр ясыйлар. Ә «көн» дисә, барысы да катып калалар. Әгәр шул вакыт берәрсе селкенсә, ул уеннан чыгарыла. Уен, шул рәвешчә, түгәрәктә бер генә кош калганчы уйнала. Ул җиңүче була.