12 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: игътибарлылыкны, хәрәкәтләнү өлкәсендә максатчанлык һәм үз-үзеңне көйләүне тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: тукланганда зыянлы ризыклар куллану сәламәтлеккә начар тәэсир итүенә төшендерү. Балаларның кул-кулга тотынышып, түгәрәк буенча йөрү һәм йөгерү кунекмәләрен камилләштерү. Сикерүдә күнектерү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Кул-кулга тотынышып, түгәрәк буенча йөрү һәм йөгерү. Тәрбияче сигналы буенча хәрәкәт итүнең юнәлешен (уңга яки сулга) үзгәртү. Таралышып атлап йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче зыянлы ризыклар, алар белән туклану сәламәтлеккә начар тәэсир итүе турында мәгълүмат бирә.
«Файдалы һәм зыянлы ризыклар» дидактик уены: балалар ризыклар рәсемнәрен ике төркемгә бүләләр.
2. Уен күнегүләре.
1. «Пингвиннар». Тез арасына кечкенә капчыкны кыстырып, 3 м ераклыкта урнашкан шакмакка кадәр сикереп бару.
2. «Кем ераграк ыргыта?». 3 шеренгага бүленеп басу. Команда буенча баш сызык янына килеп басу, кечкенә капчыкларны булдыра алганча ераккарак ату (3–4 тапкыр).
«Куяннар» хәрәкәтле уены.
Бер бала «эт» итеп билгеләнә. Ул яшелчә бакчасын саклый. Калган балалар – «куяннар». Алар, ике аякта сикерә-сикерә, яшелчә бакчасында йөриләр, түтәлләр аша сикереп чыгалар. «Эт килә!» дигән сигналны ишетүгә, куяннар үз өйләренә (алдан сызылган түгәрәкләргә) йөгерәләр. Эт аларны куа. Тотылган куянны үзе белән алып китә..
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.