3 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: дустанә мөнәсәбәт, үз-үзеңә ышаныч тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: татар милли ризыклары белән таныштыру һәм аларны күп ашарга ярамаганлыгына төшендерү. Кар корылмалары арасында йөрүдә һәм йөгерүдә күнектерү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Тәрбияче артыннан кар корылмалары (кар бабай, тау) арасыннан Колоннада берәрләп тезелеп йөрү (2–3 тапкыр).
II. Төп өлеш.
1. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче умач, татарча азу, казан пылавы кебек милли ризыклар турында мәгълүмат бирә. Бу ризыклар тәмле, ләкин аларны күп ашарга ярамау турында әйтеп китә.
«Милли ризыклар» дидактик уены: балалар ризыклар рәсемнәре арасыннан татар милли ризыкларын танып атыйлар.
2. Уен күнегүләре.
1. «Күңелле кар бөртекләре». Уйнаучылар бөтен мәйданчык буйлап таралышып йөгерәләрлар. «Җил исә, кар бөртекләре бөтерелә» дигән сигналга балалар урыннарында төрле якка (уңга һәм сулга) әйләнеп торалар. «Җил тынды!» дигән сигналга туктыйлар (3–4 тапкыр).
2. «Кем кар бабайга тизрәк барып җитә?». Балалар кар бабайдан 2–3 м ераклыкка басалар. Һәр баланың кулында икешәр кар йомарламы. Тәрбияче сигналы буенча балалар кар бабай янына йөгерәләр һәм аның янына кар йомарламнарын куеп, кире урыннарына килеп басалар.
3. «Кем ераккарак ата?». Балалар кар бабай янындагы кар йомарламнарын алалар һәм ике шеренгага басып, аларны ераклыкка аталар.
III. Йомгаклау өлеше.
Кар йомарламнары арасыннан «елан рәвешендә» («змейкой») йөрү.