I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү һәм йөгерү. Шеренгага тезелү.

Тиеннәргә һәм куяннарга бүленү. Парлашып басу һәм зал буенча йөгерү. Сигнал буенча таралышып йөгерү, бер (өч) колоннага берәрләп тезелү.

II. Төп өлеш.

1. Туп белән гомуми үсеш күнегүләре.

1. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, уң кулда туп тоту. Кулларны ян-яктан өскә күтәрү, тупны сул кулга күчерү, кулларны аска төшерү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, уң кулда туп тоту. Алга иелү, тупны сул (уң) аякның очы янында идәнгә тидерү. Тураю, тупны сул (уң) кулга күчерү (һәр якка 3 әр тапкыр).

3. Башлангыч торыш – утырган килеш аякларны бергә, кулларны арттан терәп кую, тупны аяк очлары өстендә тоту. Туры аякларны күтәрү, тупны корсакка таба тәгәрәтү, аны тотып алу. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – үкчәләргә утырган килеш тупны уң кулда тоту. Тупны гәүдә тирәсендә кул белән уңга һәм сулга тәгәрәтү (һәр якка 3 әр тапкыр).

5. Башлангыч торыш – корсакка яткан килеш аякларны туры кую, тупны бөгелгән кулларда тоту. Кулларны турайтып, тупны өскә күтәрү. Башлангыч торышка кайту. (5–6 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. 20 см биеклектәге эскәмиядән сикерү (6–8 тапкыр);

2.2. Тупны предметлар арасыннан тәгәрәтү (3 тапкыр).

«Сиздермичә йөгереп үт» хәрәкәтле уены.

Балалар бишәр, алтышар булып берничә төркемгә бүленәләр. Алар бүлмәнең бер башында басып торалар. Өлкәнрәк балалардан берәү уенны алып баручы итеп билгеләнә. Ул бүлмәнең уртасына урнаша һәм күзләрен йома. Тәрбияченең сигналы буенча бер төркем балалар, алып баручы кырыеннан сиздерми генә үтеп, бүлмәнең икенче башына таба йөгерәләр. Аларның аяк тавышлары ишетелмәскә тиеш. Әгәр дә алып баручы тавыш ишетсә: «Туктагыз!» – ди. Йөгереп баручылар туктап калалар. Алып баручы, күзен ачмыйча, тавыш ишетелгән якка күрсәтә. Әгәр ул дөрес әйтсә, йөгерүче балалар читкә барып басалар, әгәр дә дөрес әйтмәсә, йөгерүчеләр кире үз урыннарына баралар, һәм уен дәвам итә. Шулай итеп һәр төркем йөгереп үтә. Алып баручы яныннан сиздермичә үтә алган төркем җиңүче була.

III. Йомгаклау өлеше.

«Кайда шалтыраттылар?» аз хәрәкәтле уены.

Балалар түгәрәк ясап яки бүлмәнең стенасы буена утырышалар. Уйнаучыларның тәрбияче билгеләгән берсе түгәрәк уртасына яки утырып торучылар алдына (арты белән борылып) баса. Тәрбияче сигналыннан сон күзләрен йома. Тәрбияче балаларның берәрсенә шалтыравык бирә дә аны шалтыратырга куша.

Түгәрәк уртасында басып торучы бала, күзен ачмыйча гына, кулы белән ишарә ясап, тавышның кайсы яктан ишетелгәнен күрсәтергә тиеш. Әгәр дә ул дөрес күрсәтсә, тәрбияче: «Булды», – дип белдерә, һәм уртада басып торучы бала күзен ача, ә шалтыратучы бала шалтыравыкны югары күтәреп барысына да күрсәтә. Әгәр дә уртада’ торучы бала ялгышса, ул тагын күзен йома, һәм уен яңадан кабатлана. Уртадагы бала икенче уйнаучы белән алмаштырыла.

Уенны 3–4 тапкыр кабатлаганнан соң, балалар, тәрбияче сигналы буенча, бүлмәнең (мәйданчыкның) төрле ягына таралалар. Тәрбияченең: «Урыннарыгызга!» дигән сүзеннән соң балаларның һәрберсе үз урынына барып утыра, һәм уен дәвам итә.