Кабатлау өчен материал
Информация
1 нче атна. Дуга астыннан шуышу.
Балаларның күтәрелгән куллары биеклегендә урнашкан уенчыкка кадәр сикерү. Дуга астыннан бер һәм ике куллап тупны тәгәрәтү.
«Җитез балалар» хәрәкәтле уены.
2 нче атна. Бер урында куш аяклап сикерү һәм баланың өскә күтәрелгән кулыннан югарырак булган предметка кадәр сикерү. Каршыда торган уенчыкка кадәр дуга аша шуышып бару.
Тупны бер кул (уң һәм сул кул) белән әйләндерү, туп артыннан йөгерү.
«Кем тупны тизрәк китерә?» хәрәкәтле уены.
3 нче атна. Ике аякта сикереп алга бару. Эскәмия астыннан шуышу. Эскәмия астыннан уң һәм сул кул белән туп тәгәрәтү.
«Чебешле тавык» хәрәкәтле уены.
4 нче атна. Басып торган кыршауга шуышу. Баланың өскә күтәрелгән кулыннан югарырак булган предметка кадәр сикерү.
«Курчак белән куыш» хәрәкәтле уены.