I. Кереш өлеш.

Йөрү. Бер-береңә бәрелмичә туры юнәлештә йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Шакмаклар белән гомуми үсеш күнегүләре.

1. «Шакмакларны күрсәт!»

Башлангыч торыш – аякларны җилкә киңлегендә куеп басу, шакмак тоткан кулларны гәүдә буйлап аста тоту. Кулларны өскә күтәрү, шакмакларны күрсәтү, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).

2. «Шакмакларны яшер!»

Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басу, шакмак тоткан кулларны өскә күтәрү. Утыру, шакмакларны идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Утыру, шакмакларны кулга алу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

3. «Шакмакларны төшермә!» («Шакмакларны яшер!» күнегүенең варианты)

Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басып тору, шакмак тоткан кулларны өскә күтәрү. Утыру, шакмакларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

4. «Үрел!»

Башлангыч торыш – аякларны туры сузып, идәндә утыру, шакмак тоткан кулларны артка кую. Алга таба иелү, шакмаклар белән аяк бармакларына кагылу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

5. «Сикер!»

Башлангыч торыш – аякларны аз гына аерып басу, шакмак тоткан кулларны ян якларга сузу. Шакмакларны төшереп җибәрмичә, куш аяклап урында сикерү. Сикерүне атлау белән чиратлаштыру (4–5 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Алга (бер уенчыктан икенчесенә таба) ике аякта этелеп сикерү;

2.2. Бер-бер артлы торган ике вертикаль кыршау аша үрмәләп чыгу;

2.3. Уртача зурлыктагы тупны таудан тәгәрәтү һәм артыннан урмәләп бару.

«Аю һәм балалар» хәрәкәтле уены.

Балалар бүлмәнең бер башында урындыкларда утырып торалар. Бер читтә «аю» утыра. Тәрбияче: «Балалар, көн кояшлы. Урамга уйнарга чыгыйк!» – дигәч, балалар, урыннарыннан торып, бүлмә буйлап йөгереп китәләр, сикерәләр, уйныйлар, бииләр. Тәрбияче: «Аю килә!» – диюгә, балалар урыннарына йөгерәләр. Аю аларны куа. Уен шулай дәвам итә.

III. Йомгаклау өлеше.

Сулыш алу күнегүләре белән чиратлаштырып, 1,5 минут тыныч йөрү.